Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадышка “Алабута” белән Айсылу Гәбдинова киләчәк

Агымдагы елның гыйнвар аенда "Ленинград" төркеме башкаруында "Экспонат" җыры дөнья күрде. Музыкаль композиция тиз арада яшьләрнең күңелен яуларга өлгерде. Озак та үтмәде, "Экспонат"ның "Алабута" исеме астында татарча версиясе чыкты. Тамашачыларга җырны татар эстрадасының яшь һәм талантлы башкаручысы Айсылу Гәбдинова җиткерде. Әлеге җырдан соң Айсылуның тормышы үзгәргәнме? Татар халкы "Алабута"ны ничек...

Агымдагы елның гыйнвар аенда "Ленинград" төркеме башкаруында "Экспонат" җыры дөнья күрде.

Музыкаль композиция тиз арада яшьләрнең күңелен яуларга өлгерде. Озак та үтмәде, "Экспонат"ның "Алабута" исеме астында татарча версиясе чыкты. Тамашачыларга җырны татар эстрадасының яшь һәм талантлы башкаручысы Айсылу Гәбдинова җиткерде. Әлеге җырдан соң Айсылуның тормышы үзгәргәнме? Татар халкы "Алабута"ны ничек кабул иткән? Бу һәм башка сорауларга җавап табу йөзеннән мин, Әдел Әхмәтҗанов, Айсылу Гәбдинова белән әңгәмә кордым:

https://pp.vk.me/c636825/v636825407/1b6a6/7lhBQOZYwCA.jpg


- Иҗат юлыгыз ничек башланып китте?
- Мин кечкенәдән җырладым, музыка белән дә шөгыльләндем. Әнием әйтүенчә, сөйләшә башлаганчы ук көйләр сузганмын. Әтием исә ТРның атказанган җырчысы, татар эстрадасы тамашачылары аны Айдар Гәбдинов дип белә. Җыр-моңга булган сәләтем аннан килгәндер дип уйлыйм.


- Кайсы якларда туып үстегез?
- Тумышым белән Уфадан, миңа 4 яшь тулгач, гаиләбез белән Казанга күченеп киттек.


- Һәр җырчының да яратып башкара торган җырлары буладыр, мөгаен. Сезнең күңелегезгә күбрәк нинди җырлар хуш килә?
- Мин күбрәк салмак, моңлы, зур диапозонлы җырларны башкарырга яратам.


- Агымдагы елның башында сезнең репертуарда "Алабута" җыры барлыкка килде. Ничек туды әлеге композиция?
- "Алабута"ның сүзләрен Данил Сәфәров язды, Илфак Шиһапов миңа җырларга тәкъдим итте. Мин бер шаяру булсын дип, ризалаштым. Җырны икенче көнне үк студиягә барып яздырдык.


- Яңа җырыгызны тамашачылар ничек кабул итте?
- Яшьләр яратып тыңлыйлар, олылар бераз аңлап бетермиләрдер, минемчә. Шулай да, концертымда бер әби "Алабута"ны җырларга сорады.

https://pp.vk.me/c636825/v636825407/1b69f/3kELTvswpBs.jpg


- Әлеге җырдан соң тормышыгыз үзгәрдеме?
- Моңа кадәр озак җырласам да, күп кеше мине "Алабута"дан соң гына таный башлады.


- Хәзерге вакытта нәрсәләр өстендә эш алып барасыз?
- Бүгенгесе көндә Илфак Шиһапов җитәкчелегендә сольный программаны эшләп бетердек. Хәзер берничә яңа җыр яздырырга һәм видео төшерергә җыенабыз. Август аенда да үземнең концертларны куячакмын.


- Яңа сезонга нинди иҗади планнарыгыз бар?
- Алла боерса, яңа сезонда үземнең концертларны куярга һәм Илназ Гарипов тамашасында катнашырга ниятлим. Моннан тыш, тагын бер кызыклы проект әзерлибез. Анысын әлегә сер итеп саклыйм.


- Мамадыш якларына иҗади тамашагыз белән килергә планнарыгыз юкмы?
- Мамадышка бу сезонда килергә тырышырбыз, Алла кушса. Мамадыш бик ошый үземә, табигате дә күңелгә якын.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев