Нократ

Күпләргә үрнәк Ак әби

​​​​​​​Апрель башында 95 яшьлек матур гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Көек-Ерыкса авылының Ак әбисе–Нурания Садыйк кызы Рәхимова - Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын, чын мәгънәсендә, үз җилкәләрендә кичереп тә сынмаган-сыгылмаган, күңел көрлеген югалтмаган, горурланып сөйләрлек райондашыбыз.

... 1941нче елда әтиләре фронтка киткәч, Нурания, сеңлесе һәм энесе белән япа-ялгыз калалар. Әниләре 1936нчы елда ук дөнья куйган була. Инде 1937нче елдан “Марс“ колхозында бригадир ярдәмчесе булып эшләгән, балачагы бөтенләй дә булмаган диярлек яшь кызга сугыш елларының бөтен мәхшәрен күрергә туры килә: колхоздагы бөтен эш кул белән эшләнә – сыер саву, басу, бакча казу, икмәк игү, Нократ ярыннан чәчү орлыгын ташу... Атлар - фронтта, колхозда бары тик ике ир кеше, калганнары – кызлар һәм хатын-кызлар. Норма үтәгән өчен көненә 1 стакан он бирелә, үтәмәсәң – ярты стакан. Көзен җыелган уңышны Мамадышка ташыйлар, гектарыннан 7-8 центнер уңыш чыга, ашарга калмый. Амбарларда калган орлык чәчүгә генә җитә. Җәен чәчүгә юа, кузгалак, кышын черек бәрәңге белән тукланып исән калалар. Ач-ялангач яшәсәләр дә, яшь, матур чак үзенекен ала: клубка чыгарга, концертлар куярга да вакыт табалар алар. Кичен оекбашлар бәйләп, фронтка озаталар...

Үзенең үткән тормышын искә төшергәндә күзләренә  мөлдерәп яшь тула Ак әбинең. Башта үлгән дигән хәбәре килеп, кулы яраланып, 9 ай госпитальдә дәваланганнан соң, 1943нче елда туган якларына кайткан Сабир белән гаилә корып җибәрәләр. Сабир Рәхимов та, тормыш иптәше кебек, Җиңү көнен якынайту өчен тир түгә. Гаиләдә тугыз бала дөньяга килә. Кызганыч, бишесе бакыйлыкка күчә. Балаларын – күз нурларын, ә 1975нче елда тормыш иптәшен югалту кайгысына түзәргә Ходай аңа үзе көч биргәндер: хезмәткә булган мәхәббәте аны алга таба яшәтә. Алны-ялны белми эшләгән Нурания әби белән Сабир бабай өч кызына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга бөтен көчләрен куйганнар. Үзенең укырга мөмкинлеге булмагач, кызларына ул: “Укыгыз, кеше булыгыз“,–дия торган була. Өчесе дә медицина өлкәсен сайлыйлар. Казандагы олы кызы Земфира Шәрәфиева инде лаеклы ялда, “Атказанган медицина хезмәткәре“ исемен йөртә, уртанчысы Венера Закирова гомере буе Яңа Комазан авылы медпунктында эшләп, 2016нчы елдан биредәге табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып хезмәт куя, кечеләре – Гөлсинә Бакирова Казанда стоматолог булып эшли. “Кечкенәдән безне кешеләргә ярдәм итеп яшәргә өйрәтте әни. Күршеләргә печән алып кайтсалар да, кереп булышырга куша иде. Аннары, кайда гына булсагыз да, ни генә эшләсәгез дә – һәрвакыт матур йөрегез“ ,– дип үстерде диләр кызлары.  71 яшенә кадәр  колхозда эшләгән Нурания әби – балалары, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы  өчен әле хәзер дә үрнәк өлгесе, төп киңәшче. Алар өчен генә түгел районыбызның да горурлыгы бит ул. “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышындагы намуслы хезмәте өчен“, “Хезмәт ветераны“, “Татарстанның атказанган колхозчысы“, Бөек Җиңүнең юбилей, “Коммунистик хезмәт ударнигы“ медальләре белән бүләкләнгән әбигә чираттагысын  2016нчы елда Татарстан Президенты үзе тапшыра – аңа “Фидакарь хезмәт өчен“ медале бирелә. Нурания әби дә Рөстәм Нургалиевич янына буш кул белән бармый – үзе бәйләгән йон оекбашлар бүләк итә. Хезмәт аның канына сеңгән, күрәсең, 95 яшендә дә ул хәрәкәттән тәм табып яши бирә. 3,5 км араны үтеп җиләк, гөмбә җыеп кайту - аның өчен авырлык тудырмый. Биш вакыт намазын калдырмый, уразасын тота, авыл тормышының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Җырлый белмәсә дә, күңеле моңлы Нурания әбинең – үлгән туганнарына багышлап бәетләр иҗат итә. Шундый олпат яшькә җитүнең сере турында да бик гади итеп җавап бирә: “Кечкенәдән эшкә җигелеп, гел хәрәкәттә булдым. Кешеләргә гел яхшылык кына теләп, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәдем“. Күпләргә үрнәк, тормыш девизы итеп алырлык сүзләр, югыйсә. Ә Ак әби – Нурания әбигә, сөбханалла, күзләр тимәсен дип, нык саулык белән туганнары янәшәсендә тагын бик күп юбилейларын каршы алырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

ТӘНЗИЛӘ ХУҖИЕВА

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: