Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Гөлсирин Абдуллина: "Гомеремнең көмеш инеш чагы"

Татар эстрадасының яшь йолдызы, "калфаклы сандугачы", якташыбыз Гөлсирин Абдуллина узган атнада район мәдәният йортында чираттагы концертын күрсәтте. Зал шыгрым иде. Тамаша якташ җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның "Кеше гомере" дигән шигыре белән башланып китте. Сәнгать әһелләренең иҗатын чишмә тибеп чыгу, инешнең елгага, елганың диңгезгә юл алуы белән чагыштырдылар. Ә Гөлсирин...

Татар эстрадасының яшь йолдызы, "калфаклы сандугачы", якташыбыз Гөлсирин Абдуллина узган атнада район мәдәният йортында чираттагы концертын күрсәтте. Зал шыгрым иде. Тамаша якташ җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның "Кеше гомере" дигән шигыре белән башланып китте. Сәнгать әһелләренең иҗатын чишмә тибеп чыгу, инешнең елгага, елганың диңгезгә юл алуы белән чагыштырдылар. Ә Гөлсирин бүгенге көнен көмеш инешкә тиңләде. Алай гына микән?! Кечкенә, әмма төш кенә булган студент кыз күптәннән зур иҗат дәрьясында кайный, олы сәхнәләрдә өченче зур концертын бирә: "Беренчесе - танышу, икенчесе - тамаша булса бүген, төп максатым - сезгә матур, тирән эчтәлекле җырлар ишеттерү, төп басымны җитди җырларга корам һәм мин аны "Дуслар җыелган җирдә," - дип атармын,"- дип башлап җибәрде ул чыгышын. Хезмәттәшләре-Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыр фестиваленең яшь артистлары Азат Абитов, Рәмис Габбасов, баянчы Илнур Камалов, алып баручы Илназ Миннеханов белән бергәләшеп сәхнәне гөрләттеләр генә. Соңгы елларда виртуаль дөньяларда гына аралашкан авылдашым белән концерттан соң рәхәтләнеп сөйләштек әле бер.

-Гөлсирин, әниең сине авылга сирәк кайта, ди. "Хөҗҗәт бабасы вафат булгач, күмешергә кайтты. 8нче мартка ак-ак сиам песи баласы бүләк иткәннәр, шуны пипеткадан сөт имезеп бераз үстергән дә, гастрольләре башлангач, күптән түгел безгә кайтарып куйды. "Шанти"ны онык урынына тәрбиялибез. Кызыбызның йөргән маршрутларын безнең суыткычтагы күпләгән магнитчыклардан белергә була. Иртәгә тагын Мәскәүгә китә,"-диде. Шәхси эшләргә вакытың каламы соң? "Йолдыз" тормышына ияләнеп буламы?

-Ай, песи турында да сөйләп өлгерделәр мени? (Көлә). Шау-шулы, иҗади сәхнә тормышы, тамашачы алкышлары миңа кечкенәдән ошый. Туган авылым Урта Кирмәнгә кунакка кайтырга, туганнарым белән аралашырга, әнинең тәмле бәлешләрен ашарга бик яратам, алардан илһам алам.

-Авылдаш шагыйрәбез Нәкыя апа Йосыпова җырларына икенче гомер, якташлар иҗатына зур игътибар биреп дөньяга чыгаруың өчен рәхмәт. Бүген репертуарыңдагы "Ак болытны юлдаш итәр идем" җырын башкарганда ник шулай үкседең?

-Дәверләрне үзенә сыйдырган бу җырны бөтен күзәнәкләрем белән тоям, чит җирләрдә җирсеп, сагынудан саргаеп вафат булган туган апама багышлап җырлыйм мин аны. Кичә Алабугада бик уңышлы чыккан иде, бүген алгы рәтләрдә елашып утырган туганнарымны күрдем дә, күз яшьләремне тыя алмадым шул. Туган якта концерт кую -бик олы имтихан.

-Бүген якташларың олы "5" куйды сиңа. "Калфаклы сандугач" дигән кушаматыңны үзең ничек кабул итәсең?

-Бу минем өчен аванс белән әйтелгән бик зур дәрәҗә, дип саныйм. Мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкованы шулай атаганнар. Кечкенә чагымда ук аның фотосурәтләреннән күземне алмыйча озак карап тора идем. Калфаклы милли киемнәрне бик яратам. Татар булуым, милләткә хезмәт итә алуым белән чын күңелдән горурланам. Халык һәм заманча җырларны, классик әсәрләрне дә үземчә милли төсмерләр биреп башкарырга омтылачакмын. Ышанычны акларга тырышырмын.

-Татарстанда гөрләтеп "Созвездие" - "Йолдызлык" балалар фестивальләре бара. Алга таба үтә алмаганнары-елаша, үткәннәре кош тоткандай сөенә... Сәнгать дөньясына тәүге адым атлаганнарга нинди киңәшләр бирәсең ?

-Конкурсларда катнашырга кирәк, алар үстерә, таныта, үзеңә ышанычны арттыра. Безне кечкенәдән бәйгеләргә бик еш йөртәләр иде. Әтием Ришат-музыкант, әнием Ләйлә - хореограф, икесе дә авыл мәдәният йортында эшли. Гаиләдә дүрт бала үстек, барыбыз да җырлыйбыз. "Йолдызлык"та бик күп йөри торгач, бер елны өченче урынны алган булды. Тик конкурслар ул гына түгел бит. "Татар моңы"нда җиңеп, үземдә көч сизеп, Алабуга училищесына укырга кердем. Әлфия Авзалова, Миңгол Галиев (аның сабакларына мин аеруча рәхмәтле) исемендәге, "Вдохновение", "Урмай моңы" һәм башка бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алдым. "Сандугач" республика бәйгесендә җиңгән кеше Мәдәният һәм сәнгать университетына Венера Ганиева классына укырга керә ала иде. Миңа анда беренче урынны алу насыйп булды. Бүген ул әнием кебек якын остазыма әйләнде. Ваһапов фестивалендә катнашып, продюсерлык килешүе төзедем. Бүген мине тамашачы белә икән, моңа менә шушы бәйгеләр, кешеләр сәбәпче. Авыл балалары кыюсызрак була әлбәттә, мин аларга тәвәккәлрәк булырга, олы максатлар куярга, иҗат белән бик тырышып шөгыльләнергә, үз йөзләрен, юлларын табарга киңәш итәр идем.

-Салават белән Элвин Грейның соңгы бәхәсе турында ни әйтәсең?

-Минемчә бу - пиар адым гына. Икесе белән дә мөнәсәбәтләрем яхшы. Сәхнә киң, анда бөтен төр юнәлештәге җырчыларга да урын бар, тамашачы үз күңеленә хуш килгәннәрен үзе сайлый. Һәммәбезгә дә иҗади уңышлар телим.

-Хыялларың бармы?

-Күүүүп. Алары әлегә сер булып калсын.

-"Чит-ятларга, сер бирү юк, үземнең юлым әле!" - дисең инде алайса, шәхси тормышыңда - бәхет, иҗади уңышлар сиңа, хыялларың чынга ашсын!

Алсу Спиридонова

Фото: www.idel-festival.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев