Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадыш керәшеннәре башлыгы Степан Спиридоновка 56 яшь тулды

Бүген, 14 май көнне, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе, Мамадыш районы мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридоновның туган коне.

Степан Петровичны керәшен дөньясында белмәгән кеше юктыр. Борынгы нәселе үк Кояшлар булгангамы, ул һәрвакыт, һәркемгә җылы өләшә, елмаю тулы йөзләре нур чәчеп, балкып тора.

Керәшен хәрәкәтенең башында торганнарның берсе булган Чтапан дәдәй, бүген дә, Мамадыш районында гына түгел, Республика буенча да, хәтта, Чиләбе, Оренбург өлкәләренә кадәр барып та, халкыбызның серле тарихын, бай мәдәниятен өйрәнеп, аның киләчәге өчен янып-көеп яши. Сиксәнен тутырган түти-дәдәйләр белән борынгы гореф-гадәтләребезне, онытыла барган йолаларыбызны барласа, танылган галимнәр, фән, сәнгать белгечләре белән берлектә керәшеннәргә багышланган фәнни конференцияләрдә, экспедицияләрдә дә актив катнаша ул. Республика керәшен оешмасы уздырган бер генә чара да Степан Петровичсыз узмый.

Яшьләр белән эшләүгә аеруча да нык игътибар бирә. Аталарча якын һәм үз итеп асыл киңәшләре, төпле фикерләре белән бүлешә. Керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары бергә туплана башлаган чорда, Чтапан дәдәләре аларны киң колачын җәеп, Мамадышта каршы алды. Яшьләр берничә тапкыр Яңа елны Спиридоновларның җылы учагында - матур өйләрендә каршылады. Нократ елгасы буйлап катамараннарда йөзү дә, яшьләр күңелендә онытылмас мизгелләрнең берсе булып саклана.

Керәшен яшьләре форумнары, "Туым Жондозы", "Керәшеннәр җыру әйтә" мәдәни фестивальләре зональ турларының, "Айбагыр" этник лагереның, ел саен Җөри авылында узучы "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестиваленең дә оештыру эшләре башында Степан Спиридонов тора.

Бар яктан үрнәк булган карендәшебезнең сокланып туймаслык гаиләсе турында да әйтми булдыра алмыйбыз. Тормыш иптәше Алсу Сәяфовна белән уңган-булган ике матур кыз тәрбиялиләр. Гаиләләре белән дөньядагы рухи байлыкларны беренче урынга куеп, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген хөрмәт итеп, керәшен дөньясына чумып яшиләр.

Степан Петрович! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба тагын да биек үрләр яулау өчен, Ходай Сезгә нык саулык, дәрт-дарман бирсен, ак бәхетләр, озын гомер телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев