Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

“Без–Мамадышның элитасы!“

Кешеләр үзләренең социаль статусларын югары һәм илһамланып раславы бик яхшы. Шушы араларда гына мин яннарында булырга туры килгән "Татавтодор" АҖнең Мамадыш филиалы лабораториясе хезмәткәрләре, башкача да түгел, нәкъ әнә шундый фикердә үзләренең предприятиеләре хакында. Укучы мине анда нәрсә алып килде, дип сорар. Беренчедән, бу - шәһәребезнең хөрмәтле кешеләренең берсенең теләгенә...

Кешеләр үзләренең социаль статусларын югары һәм илһамланып раславы бик яхшы. Шушы араларда гына мин яннарында булырга туры килгән "Татавтодор" АҖнең Мамадыш филиалы лабораториясе хезмәткәрләре, башкача да түгел, нәкъ әнә шундый фикердә үзләренең предприятиеләре хакында. Укучы мине анда нәрсә алып килде, дип сорар. Беренчедән, бу - шәһәребезнең хөрмәтле кешеләренең берсенең теләгенә реакция иде. "Газетада рәсмилек күбрәк, ә арабызда яшәүче гади кешеләр турында күбрәк укыйсы килә." Икенчедән, алгы сызыктагылар күбрәк матбугат каһарманнары булалар, ә җиде ишек артындагылар - күләгәдә кала. Хәлне төзәтә башлыйбыз...

Биредәге лабораториядә, баскетбол командасындагы кебек, барысы 5 кеше, тик тикшерүчеләрнең запастагылар скамьясында берәү дә юк. Шунлыктан, утырып торырлык, ял итәрлек түгел. Заводта эш кайный, монда да шулай ук. Команда капитаны - лаборатория начальнигы Фәрид Галимов, аның кул астында дүрт мөлаем чибәркәй. Үзе үк - алар өчен киңәшче, әхлакый терәк һәм баш контролер. Гаҗәеп, әмма аларның барысының да стажлары зур түгел (нигездә 2-4 ел), шул ук вакытта, үз бүлекләре эшен бик оста башкаралар. Дүрт кабинетта төрле сынаулар үткәрелә: инерт материалларга (вак таш, ком, минераль порошок), асфальтлы бетонга, битумга һәм башкаларына. Аларны, лаборатор терминнарны кулланмыйча, гади кешегә аңлатуы да авыр. Пенетрометрлар, дуктилометрлар кебек җиһазлар турында сезнең кайчан да булса ишеткәнегез дә юктыр әле, ә яшь инженерлар һәм лаборантлар аларны без көнкүрешебездә куллана торган көрәк һәм чиләк сүзләре кебек үк әйтәләр. Юлчылар предприятиесендә лаборатория - пробиркалар һәм минзуркалар гына дип уйлаучылар да ялгыша, биредә авыр әйберләр белән дә эшләргә туры килә. Аларны мин монда күрмәдем дә. Асфальтлы бетон катнашмасын пресслаучы куәтле машиналар, аның суга чыдамлыгы, тыгызлыгы, температуралар нык үзгәрүгә түзүчәнлеген тикшерүче күләмле аппаратлар - хатын-кыз йөзле бу кечкенә коллектив нәкъ аларның өзлексез эшләвен тәэмин итә!

IMG_6692.jpg

 

Яңа лаборатория предприятиедә 2009нчы елны ачыла. Элгәресе тарафыннан да шундый ук тикшерүләр алып барылган, тик җиһазлар гына иске булган һәм анда бары бер кеше эшләгән. Җитештерү күләмнәре дә башка булган шул. Иске заводның егәрлеге сәгатенә 25-30 тонна асфальт чыгаруга исәпләнгән булган, яңасы, шул ук вакытта, 240 тонна бирә. Аерма сизелерлек. Лаборатория тәрәзәсеннән олы вак таш, ком өемнәре күренеп тора. "VOLVO" машиналары аларны көн саен тулыландыра. Лаборатория хезмәткәрләре аларның һәркайсыннан проба алырга тиешләр. Берсен-берсе уздырып, горурлык белән ханымнар көн саен нәрсәләр белән очрашырга туры килгәнен сөйлиләр.

 

Препаратор Клара СИБГАЕВА: "Минем бурыч - юл төзү материалларының пробаларын алуны дөрес һәм төгәл башкару, аларны сынауга әзерләү."

IMG_8760.JPG

 

Техник-лаборант Сөмбел ХӘСӘНШИНА: "Материалларны сынаганда кирәкле исәпләүләрне башкарам."

IMG_8755.JPG

 

Лаборатория инженеры Гөлназ МАМОНОВА: "Автомобиль юлларының ремонт участокларына чыгабыз, төзелеш вакытында җир полотносы грунтының, нигезнең һәм асфальтлы бетон катнашмасы катламнарының тыгызлануын тикшерәбез, эш җиңелләрдән түгел!"

IMG_8729.JPG

 

Техник-лаборант Елена БАБИКОВА: "Минем максат - үткәрелүче тикшерүләрнең технологияләрен төгәл саклау."

IMG_8737.JPG

 

-Көн саен бер үк төрле эш белән шөгыльләнү күңелсездер, заводның асфальтлы бетон катнашмалары составында ялгышларны беркайчан да тапмыйсыз ич?

-Сез нәрсә??? - дип ябырылдылар миңа кызлар, шунда мин "Девчата" кинофильмыннан Тосяны искә төшердем. Ул да гап-гади бәрәңгедән нәрсәләр әзерләп булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде бит. Бу мизгелдә алар барысы да аңа охшаганнар иде. - Вак таш төрле карьерлардан кайтарыла, бер. Фракциясе буенча алар аерыла, ике. Ныклыклары буенча да аерылалар, - дип сөйләп китте беренчесе.

-Битумны без йомшауга тикшерәбез, бер. Уалучанлыкка, ике. Ябышкаклыкка, өч, - дип икенчесе тезеп китте.

-Ком елганыкы һәм баетылган була, бер. Аны бөртек составына, маркасына тикшерәбез, ике, -дип өсти чираттагысы...

Кыскасы, чираттагы мәгълүматларны мин авырлык белән генә кабул итә идем инде. Моны лаборатория начальнигы Фәрид Миннерәшитович та сизде. Шуңа күрә ул булачак юл полотнасы өчен чималның заводка кайдан китерелүе турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Битум - Түбән Камадан, вак таш - ДРСУның Кукмарадагы Саба филиалына тимер юл белән китерелә, ком - су юлы белән, ә минераль порошок Яр Чаллыдагы коллегаларыннан кайтарыла икән. Һәм аларның барысын да көн саен, сәгать саен тикшерергә кирәк.

Сүз дә юк, Мамадыш инженерлары үзләренең үзәкләре - контрольлек итеп кенә калмыйча, киңәшләр бирүче һәм методик ярдәм күрсәтүче башкала лабораториясе белән даими элемтәдә. Бөтен лаборатория приборлары һәм җиһазлары ел саен стандартлаштыру һәм метрология үзәкләрендә аттестация узалар; төзелеш материаллары һәм әзер продукция ГОСТлар, СНиПлар, методик рекомендацияләр, башка норматив документлар нигезендә тикшерелә. Минем визит алдыннан гына лаборатория начальнигы белән инженеры Казандагы курслардан укудан кайтканнар иде. Анда яңа ГОСТлар кертү турында сүз барган. Юл хуҗалыгында Европа стандартларына омтылулары сөендерә. Бездәге юлларның сыйфаты турында югары фикердә булмавымны әйтсәм дә, "Безгә йөз процент сыйфатлы материал килә. Шулай булгач, юлларыбыз яхшы. Башка регионнар белән чагыштырсаң, Татарстанда алар - яхшырак та әле!" - дигән горур җавап ишеттем.

-Бөтен тармакны алганда, лаборатория эшен нәрсә белән чагыштырыр идегез?-дип сорадым Фәрид Миннерәшитовичтан.

IMG_8769.JPG

 

-Әгәр дә кеше организмы белән чагыштырсак, аңа йөрәк яки баш мие функцияләрен бирү авыр. Ә менә бавыр, дисәк, нәкъ өстенә басарбыз. Без организмны даими чистарту белән шөгыльләнүче фильтр кебек. Юкса анда кирәкмәгән нәрсәләр утырып калырга мөмкин, - дип, лирика белән җавап кайтарды "физик".

Лаборатория ишеген атлап кергәч тә, яңа асфальт исе борыныма бәрелгән иде. Башта ул миңа экзотик тоелды, чөнки шәһәрнең бер генә бинасында да моны тоймыйсың. Аралашкан саен, моның экзотика булмавын, ә көндәлек атмосфера икәнен аңладым. Моңа, чыннан да, нык кешеләр генә түзә. Аларның хатын-кызлар икәнен дә төшенгәч, үзләренә мактау һәм хуплау сүзләреннән башка нәрсә әйтеп булмый. Аларга: "Сез анда ничек эшлисез? Бу - бит ирләр эше!"-диләр. Ә алар җавапка: "Татавтодор"да эшләве почетлы, бигрәк тә шушындый начальник белән!"-диләр.

 

Светлана ХАНОВА

Фаил ШАЙХЕТДИНОВ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250