Нократ

Аягында нык басып торган

10 яшьлек чагында Куйбышев янында танк тягачына эләгеп бер аягыннан мәхрүм була, 90 яшендә "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медаленә лаек! Сез озын гомер кичергән бәхетсез язмышлы инвалидның хәленә керергә маташырсыз инде. Юкка! Кем белә, Николай Кузьмич Егоровның яшьлеге хәзерге чорга туры килсә, ул миллионер, рухны күтәрү буенча көчле...

10 яшьлек чагында Куйбышев янында танк тягачына эләгеп бер аягыннан мәхрүм була, 90 яшендә "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медаленә лаек! Сез озын гомер кичергән бәхетсез язмышлы инвалидның хәленә керергә маташырсыз инде. Юкка! Кем белә, Николай Кузьмич Егоровның яшьлеге хәзерге чорга туры килсә, ул миллионер, рухны күтәрү буенча көчле оратор Ник Вуйчичтан калышмас иде. Вакыт сайлап алмый шул. Язмам герое үз гомерен Мамадышта юллар, аларның да гадиләрен генә түгел, ә иң беренчеләрен төзүгә багышлаган.

 

 

Үзең күрмәгән нәрсәләр турында язу җиңел түгел. Алагаем машиналарның йөзләгән метр асфальт җәю картинасына күнеккәнлектән, таштан кул белән юл түшәүне күзаллый да алмыйм. Моның белән бер аяклы кеше ничек шөгыльләнүен күз алдына китерү тагын да кыен. Бу турыда аның улы - шәһәребезнең абруйлы җитәкчесе Николай Николаевич Егоровтан сорашу да әллә ничек. Тик әңгәмәбезнең беренче мизгелләреннән үк теманың ап-ачык булуы, 2нче төркем инвалидлык турында сүз куертып торуның бөтенләй кирәксезлеге ачыкланды, чөнки шәхес гаҗәеп күпкырлы һәм аның турында бик озак сөйләргә мөмкин. "Без әтиебезне беркайчан да инвалид, дип санамадык, аның кайсы аягы юк соң, дип сорасалар, җавап белән ялгышырга булдырам. Ул һәрвакыт: "Дөньяда мөмкин булмаган бер эш тә юк!" -дип әйтә һәм сүзен гамәлләре белән раслап куя иде. Гомер буе ишегалды тутырып мал-туарын асрады, берзаман саз кондызларыбыз 200 башка җитте, печән чабарга да беренче булып үзе чыга иде. Балыкка барганда ишкәкләрне, көймә моторын үзе күтәрә, җилкәсенә бер капчык цемент салып, шәһәрдәшләрне шаккатырганы истә," - дип тәэсирләнеп сөйли улы әтисе турында.

Аны тыңлый-тыңлый, тарихи фотографияләргә күз салам. Кулымда-1949 елгысы. Алгы планда бик кызыклы тышкы кыяфәтле агай: күзлеге, сакалы белән күпер салучыга караганда зыялы кешене күбрәк хәтерләтә.

 

 

1949 ел

 

-Николай Николаевич, кем бу?
-Бабам - Кузьма Егорович, күренекле күпер салучы. Революциягә кадәр үк данлыклы Себер трактын - гасырлар юлын төзегән (тарихи белешмә: Себер тракты - Европаны Азия белән тоташтыручы юл, Россиянең барлык территориясе буенча Санкт-Петербургтан Охотск шәһәренә кадәр үтә. Дөньядагы иң озын юл һәм биш гасырлык тарихка һәйкәл). Әтием - әлеге өлкәнең бөтен серләрен белгән төзүчеләрнең нәсел дәвамчысы.

Николай Кузьмич-катлаулы эш эстафетасын кабул итеп алучы гына түгел, Мамадыш урамнарына беренче таш түшәүче дә. Сугыштан соңгы елларда шәһәребездә күпер салучылар булмаганлыктан, бер аяклы кеше әлеге катлаулы, авыр һөнәргә алынучы беренче бригадирга әверелә. Төрле формадагы ташны комга салып юл төзү - кәсеп кенә түгел, ә нәзберек иҗат. Монда күпме физик көч, күнегү, күңел белән тою сорала! Оста үз эшен бик яхшы башкара: республикада беренчелекне бирми, рәсеме озак еллар Мамадыш үзәгендәге Мактау тактасында тора. Хезмәттәшләре Николай Кузьмичка "Бульдозер", дигән кушамат тагалар. Беренче карашка тупас яңгырый, тик мәгънәсенә төшенгәч, аңлашыла. Гадәттә бер остага бер булышучы эшли, ә аның артыннан дүртәүләшеп тә җитешә алмыйлар. Хезмәттәшләре көненә уртача 20 квадрат метр таш салсалар, Егоровныкы 45кә җитә! 50нче елларда юлларны шулай төзиләр - километрлап түгел, ә метрлап, көрәк һәм мастероклар белән, һәр ташка чүкеч белән суга-суга. Яңа таш җәйгән урамнарда кызлар үкчәләре белән шакылдый-шакылдый рәхәтләнеп бииләр. Шул кызларның берсе - Юлия Аполонова лирикага бирелеп, исенә төшерә: "Юл зур, киң, ак, якты тоела. Бигрәк тә яңгырдан соң. Шул чиста, ак, тигез ташларга үкчә белән шакылдатып басып, киләчәккә таба йөгерәсе килә. Ә башка урамнарда - саз, резина итек кимичә, ерып чыгып та булмый". Шәһәребезнең ак ташлы Ленин урамын искә алуы. Ә Николай Кузьмичның хәтерендә андый урамнар - бихисап, шуның өстенә- тротуарлар, эре предприятиеләр - спирт заводы, икмәк кабул итү пункты территориясе. Шулай да иң зур объект - Анзирка һәм Яковлево авылларын тоташтыручы юл булган икән!

 


Юл төзелеше - сезонлы, иртәнге сәгать 5тә инде эш гөрли: булышучылар кувалдалар белән зур ташларны ваталар, носилкалар белән ком ташыйлар. 1 - 4нче сыйныфларда укыганда әтисенә булышкан Николай, аның ни дәрәҗәдә эшенә җаваплы якын килүен искә ала: "Эссе көнне иртән һәм көндезге аш вакытында гына су эчәргә рөхсәт итә иде, тамак кибүне басар өчен башка вакытта эштән еш аерылырга ярамый. Кырыслыгына карамастан, булышучы Владимир Панфилов, Владимир Соболев, Владимир Гурьяновлар белән уртак тел тапты. Бригадада хатын-кызлар да бар иде, эш авыр, тик кыйммәт бәяләнә, шуңа күрә килгәннәрдер инде". Мин, замана "Татавтодор"ы белән чагыштырып, аларның да хезмәт хакына беркайчан да зарланмаулары турында әйтми кала алмадым.

 

1958 ел

 

-Һәрнәрсәнең үз вакыты, Николай Николаевич. Түшәлгән ташлар өстенә дә асфальт сала башлаганнар…

- (Елмая) Әйе, бу 1967нче ел да хәтердә. Совет урамына әрмәннәр бригадасы килде. Шунда ук олы чаннарда асфальт-бетон катнашмасын кайнаттылар, кул катоклары белән тигезләп салдылар. Бер елдан соң язгы ташу аны агызды, ә әтинең ташы ятып калды!
Укучымда сорау тугандыр: мәкаләм герое үзе тере килеш, ник сөйләшү аның улы белән алып барыла? Әйе, Николай Кузьмич исән, декабрьдә аңа 93 яшь тулган. Сәламәтлеге белән артык мактана алмый инде. Үз йортына килгән-киткән чит-ят кешеләрне бик үк өнәп бетерми. Зур үҗәтлек күрсәтеп булса да, мин аның белән очрашу бәхетенә ирештем.

Егоровлар гаиләсе: Пелагея Ивановна, Николай Кузьмич, балалары Николай и Татьяна

 

Инвалид коляскасында утыруына карамастан, физик яктан нык күренә әле ул. Аларның нәселендә озак яшәүчеләр күп. Туган апасы 102 яшьтә вафат булган. Ә әбисе, 104 яшендә, ишегалдында кар чистартып маташканда, таеп егылып, бәхетсез очрактан үлеп киткән. Николай Кузьмич үзен берничек тә җәлләттерми, яраткан улы һәм килененең кайгыртуын һәрдаим тоеп яшәвен дәвам итә ул. Шәһәр үзәгендәге мәһабәт йорт чиста, уңайлы, якты. Өлкән буынга хас йорт җиһазы - стенкада классик китаплар тезелеп киткән: К.Симонов, Д.Мамин-Сибиряк, И.Конев, Эдгар По һәм башкалар. Хәзерге заман кешеләре китапханәсендә мондый әдәбиятны табып була микән? Юл төзү бригадиры рухи азыкка тартылып яшәгән, димәк. Күперче Егоров үзенең феноменаль хәтере аркасында һәрчак әйдәман, компаниянең үзәге булган. Гаҗәеп фактларны, тарихларны урынлы кулланып сөйли белгән ул. "Бервакыт Казаннан ике галим кунакка килде. Кич белән балык тоттык, учак янында утырдык. Әти алар белән төне буе әңгәмә корды. Иртән тегеләр: "Монда галим без булып чыкмадык әле!" - дигән резюме ясадылар, - дип елмаеп искә ала улы. Мин дә елмаям, карт кеше авызыннан бер кәлимә сүз белән булса да, хатирә яңарттырасым килә. Бөтен өлкәннәр дә колакка катылана, дигән уй белән, соравымны кычкырып бирәм. Алай эшләргә кирәкмәгән икән: яхшы ишетә булып чыкты. Сүзнең ни турында баруын тиз төшенеп кенә җиткерми. Әңгәмәне барыбер кордык.

-Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

-Ул вакытта (авыр 30нчы еллар) без хыял турыда уйлап та карамадык. Барлык балалар ачтан үлүдән курка иде. Хыялларыбыз да бер төсле - ач калмаска, тәмлерәк ризык табып ашарга. Аннары мине тягач эләктерде, икенче аягым да сынган бит минем. Әти Куйбышевта яхшы хирургка күрсәтеп өлгерде, ул аны бөртекләп җыйды. Үз балаларым белән шундый хәл килеп чыкмасын дип, куркып яшәдем. Коля Коломенск югары команда артиллерия училищесына укырга кергәч тә, аны: "Өйдә бер инвалид бик җиткән!" - дия-дия, хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итүеннән ваз кичтерү, гадирәк хәрби белгечлек алуга инандыру өчен шактый тырышлык куярга туры килде.

- Сезгә эштә рухи һәм физик яктан уңышка ирешү өчен нык көчәнергә туры килдеме?

-Беркайчан да авырлык китерергә тырышмадым, аларны күрмәскә омтылдым. Кешенең зирәклеге шуның белән үлчәнәдер дә. Яраткан гыйбарәм бар: "РаботАть - не блины Ашать", күрәсезме: Сезне дә көлдердем.

 

 

-Тормыш иптәшегез Пелагея Ивановнаны үзегезгә ничек гашыйк иткәнегезне хәтерлисезме?

-Мин ул чагында биштәрле хәерче идем, ә ул - бурычлар буенча инспектор. Баш бәласе түгел, килештек.

Николай Кузьмич 1989нчы елдан бирле парсыз калып, үзе генә яши инде. 90нчы елларда аның янына Мамадышка Колясы кайтты. Республика башкаласында үзен бик зур перспективалар көтсә дә, әтисен ялгыз калдырмады, озак еллар район хәрби комиссары булып эшләде. Һәр иртәдә 5.30 сәгатьтә аның янына килә, хәлен белә, ихтыяҗларын үти, һәр кич саен шуларны ук кабатлый. Мин аның шундый кайгыртучан ул тәрбияләп үстерүенә, горурланырлык тормыш юлы үтүенә соклануымны белдермичә кала алмадым әлбәттә. Бер аякта басып торуына карамастан, Николай Кузьмич язмышның урау, сикәлтәле юлларын ничек җиңел һәм сыйфатлы узган бит, моңа сау-сәламәт кешеләрнең дә күбесе ирешә алмый.

 

Светлана ХАНОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: