Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Юный житель Мамадыша написал сказку по мотивам произведения Тукая

Сегодня исполняется 134 года со дня рождения татарского народного поэта Габдуллы Тукая.

Эмир Гайнанов несколько лет писал сказку по мотивам произведения Тукая. В конкурсе юных писателей Эмир занял первое место.

Вәли белән Шүрәле. 
(Әкият) 
Борын заманда түгел, бүгенге көндә бер авылда бик тискәре һәм тәртипсез Вәли исемле малай яшәгән , ди. Өйдә әти-әнисенең сүзен тыңламаган, мәктәптә укытучыларны җәфалаган, сыйныфташларын кыерсыткан. Дәресләрдә тәртип бозып, тыңламый утыргач, белеме дә бик сай булган Вәлинең. Шундый начар булгач, аның белән беркем дә дус булырга теләмәгән. 
Беркөнне бу Вәли кич җиткәч, берүзе урманга җиләккә дип киткән. Әнисенең “әле җиләк пешмәгән, җитмәсә тиздән караңгы да төшә” дигән сүзләрен колагына дә элмәгән бу. Кулына кәрҗин дә алмаган ул, бары тик ашап кына кайтырга уйлаган. 
Урман авылдан шактый гына ерак булган һәм Вәли барып җиткәндә инде караңгы да төшә башлаган. Тик ул үзсүзләнеп барыбер урман эченә кереп киткән. Барган саен, урман куелана, караңгылана икән. 
Бара торгач, Вәли адашкан. Инде төн дә җиткән. Ул куркуга калган: хәзер нишләргә? Кайсы якка барырга белми торганда, аның каршында бер куркыныч кыяфәтле җан иясе килеп чыккан. Үзе кешегә ошаган, үзе йонлы. Әгәр дә дәрестә укытучыны тыңлап утырган булса, Вәли моның Шүрәле икәнен таныган булыр иде дә бит. Тик юк шул. Ул аның кем булырын күз алдына да китерә алмаган. 
- Син кеееем? – дип куркып кына сораган Вәли. 
Шүрәле шаккаткан: 
- Син мине танымыйсыңмыни? Әллә син мәктәптә укымыйсың? Габдулла Тукайның кем икәнен беләсеңме? 
Малай нәрсә әйтергә дә белми тора икән. Мәктәптә укый ла ул, тик белеме генә юк. Кайчандыр Тукай дигән сүз колагына чалынып калган иде дә бит. Әйе шул! Әдәбият дәресендә бугай. Иптәшләре аның шигырьләрен дә ятлап йөрделәр. Кем соң бу? 
Шүрәленең ачуы килә башлаган: 
- Ничек инде син мине танымыйсың? Мин бит бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Шүрәлесе! Мине белмәгән, миннән курыкмаган кеше юк җир йөзендә! Менә күрәсеңме бу бармакларны? Нинди озыннар! Бу бармаклар белән мин бик күпләрне кытыклап үтердем. Тик Былтыр белән булган бер күңелсез хәлдән соң мин яхшы кешеләргә тимәскә сүз биргән идем. Күрәм, син бер дә яхшы малайга ошамагансың. Син хәтта Тукайның кем икәне дә белмисең! Акыллы малайлар төнлә берүзләре урманда да йөрмиләр. Сине кем урманга җибәрде? 
Вәлинең коты ботына төшкән. Чак-чак кына елап җибәрмичә тора икән. 
Ул, калтыранып: 
- Мине беркем дә җибәрмәде. Мин әнинең сүзен тыңламыйча, үзем урманга җиләккә дип киттем. 
Шүрәле, усал елмаеп: 
- Әһә, эшләр менә ничек ! Бу вакытта әле нинди җиләк булсын! Син әле надан булу өстенә әниеңне дә тыңламыйсың икән. Ә урманга нигә берүзең килдең? Әллә синең бер иптәшең дә юкмы? 
Вәли: 
- Минем белән берсе дә дуслашырга теләми. Син начар малай, диләр. 
Шүрәле, бармакларын селкеткәләп, малайга якынлаша башлаган: 
- Дөрес әйтәләр! Син бик начар малай икән! Әйтәм аны бүген иртәдән бирле бармакларым кычытып торды. Начар малай очратып кытыкларга булган икән. 
Вәли елый, ялвара башлаган: 
- Зинһар, Шүрәле абый мине кытыклый күрмә! Моннан ары әти-әнинең, укытучыларның сүзен тыңлармын, тырышып укырмын. 
- Белмим инде, сиңа ышаныргамы, юкмы? Сүзләрең чын күңелдән әйтелгәнгә ошый ошавын... Ярар, бер юлга ышанам. Тик кара аны, мин сине гел тикшереп, күзәтеп торачакмын. Берәр начарлыгың турында ишетсәм, шундук килеп җитәчәкмен. Бу бармакларның күптән кети-кети уйнаганы юк. 
Вәли, шатланып: 
- Ышаныгыз, Шүрәле абый, мин сүземдә торачакмын. 
Шүрәле, Вәлине урманнан чыгарып, авылга илтә торган сукмакка кадәр озатып куйган. 
Бу хәлдән соң Вәли чыннан да бик үзгәргән. Әти-әнисенә каршы бер сүз дә әйтми, кушканнарын да көтмичә бөтен эшкә йөгереп кенә тора икән. Мәктәптә дә алдынгылар рәтенә чыккан, укытучылардан мактау сүзләре ишетә башлаган. Сыйныфташы Кәрим белән дә дуслашып алган. Барысы да малайның бу үзгәрешенә бик шатланган, аптыраган. Ә серне ул беркемгә дә чишмәгән. Ул яхшы малайга әйләнеп, беркйчан да Шүрәле белән очрашмаска тырышкан. 
Ел ахырында уку алдынгыларына бүләкләр тапшырганнар. Бүләкләнүчеләр арасында Вәли дә булган. Аңа Г.Тукайның китабын бүләк итәләр. Хәзер ул Тукайны бик яхшы белә. 
Китапны кулына алу белән, Вәли аның тышына карый һәм дертләп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев