Нократ

Югары Якедә яшәүче Гөлсинә апаның кулларыннан гөл тама

Нәкышлап эшләнгән тәрәзә йөзлекләрен, бизәлгән савыт-сабаларын, энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак - түбәтәйләрен, тукыган ашъяулык-келәмнәрен күргән саен әсәрләнеп туктап калам, аларга озаклап сокланып карап торырга яратам. Халкыбыз элек-электән гүзәллеккә омтылып яшәгән, безгә мирас итеп тиңсез хәзинә калдырган. Югары Яке авылы авылында гомер кичерүче Гөлсинә Мәхмүтованың өенә кергәч тә, андагы күзне камаштырырлык матурлыкны күреп аһ иттем.

  • Авылыбызда әбиләребез, әни-апаларыбыз арасында яшь чагында чигә белмәгәннәр булды микән?! Безнең Яке ягында кызларның барысының да бирнәләре чигүле иде. Йорттагы тәрәзә пәрдәләрен, кашагаларны, келәмнәрне, карават япмаларын, мендәр тышларын, өслекләрен, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр чигеп матурлый иде алар. Бизәкләренә карасаң, шаккатмалы: һәрберсе үзенчәлекле, катлаулы, бер-берсен кабатламый. Чигү үрнәкләрен, кара күчермәдән күчереп, кулдан-кулга йөртәләр, матур, ят өлгеләрне әллә кайлардан сорап киләләр иде. Кияүгә чыгып, тормыш мәшәкатьләре баса башлагач, бу хакта мин дә онытып тордым. 2001 нче елда, мине биш бала белән тол калдырып, ирем үлеп китте. Ялгыз башка уйларның төрлесе килә. Шуннан соң кайгымны басу өчен тотынган шөгыльләремнең берсе булды бугай иске кулга яңа эшем. Дәртле, рәхәт эш. Җепләр, уйлар... Күңелем тулганда елап та алам. Йөрәгем сагышы ак бәзгә төсле чәчәкләр булып төшә, җырга әверелә:

Сөлге чигәм, сөлге чигәм,

Сөлге чигәм аклыкка,

Кызыл чуклы сөлгеләрем

Насыйп булсын шатлыкка!

Арташта яшәүче апам Зәкия Әхмәтгәрәева, Мамадышта яшәүче сеңлем Гүзәлия Гобәйдуллина (ул барыбызга караганда да ихтиматлап, искиткеч пөхтә чигә!) белән ярыша - ярыша эшлибез, җепләр, үрнәкләр алыштырышабыз. Җепләр шәлләрдән сүтелә, алар уңмыйлар, күпереп торалар. Нинди  бәхетле кеше мин, авылда туган нигеземдә яшим, биш балам бар, алар хәзер 21 җанга җиттеләр. Артабыз, Аллага шөкер. Һәрчак кайтып, хәлемне белешеп торалар, ярдәм итәләр. Балаларымның, оныкларның барысына да, тышларын чигеп, мендәрләр бүләк иттем. Киленем, миңа алдан әйтмичә генә, Алабуганың үзе укыта торган 9 нчы мәктәп музеен чигешләрем белән бизәгән дә, беркөнне кунакка баргач, күрсәтте. Үземнән соң матур истәлегем калсын, әйдә! Телевизор караганда кул һич тик тормый, төсле җепләрдән башмаклар бәйлим, бүләккә дә бик әйбәт әзер әйберләр. Менә үземә жилет, алъяпкыч, яулык чиктем. 70 кенә яшь бит әле миңа, - дип сөйли язмам герое.

  • Гөлсинә апа чиккән кулъяулыкларны кадерләп саклаучылар авылда шактый.  Мәктәпне тәмамлаучыларга, армиягә китүче солдатларга да бүләге һәрчак әзер аның. Кулларыннан гөл тамыза бит ул! Чигешләрен район күргәзмәсенә дә алып барганым бар. “Оста куллар“ түгәрәгендә бу һөнәргә без - яшьләрне, балаларны да өйрәтте. Көндәлегендәге үзе язган шигырьләрен, хатирәләрен елый - елый укыйм, сценарийларымда да кулланам. Гөлләрне күпләп үстерә. Ишегалдын тутырып сыер, үгез, кәҗә, сарык, үрдәк-казлар, тавыклар асрый. Фантазиясе булган, эзләнгән кеше беркайчан да тик утырмый, югалмый шул. Безгә һәрьяктан үрнәк ул. Яңа ел карнавалына  маскарад костюмнарын үзе уйлап табып, киенеп чыгып та, эчләрне катыра. Менә хәзер Кече Кирмән мәдәният хезмәткәрләре инициативасы белән авылларда урам концертлары куеп йөрибез әле. Үз көнебезне үзебез күреп, кәефне күтәреп яшәп ятабыз. Нәрсәгә тотынсак та, “уң кулыбыз“ булган, мең дә берне белгән авыл апаларына рәхмәтебез чиксез. Шагыйрь әйтмешли: “Халык зур ул, әдип ул, көчле ул, дәртле ул, шагыйрь ул!“ Гөлсинә апа сыман дөньядан ямь, тәм табып, изгелек орлыклары чәчеп яшәүчеләр күбрәк булсын иде! – дип сүзгә кушыла авыл клубы мөдире Әнисә Габдерәхимова. Мәдәният хезмәткәре сүзләре белән мин дә тулысынча килешәм. Саубуллашып чыгып барганда, стенадагы тәрәзә пәрдәләрендәге аллы-гөлле чәчәкләрне, келәмнәрдәге парлы тавис кошларын, күгәрченнәрне игътибар белән янәдән күз уңымнан үткәрәм. Боларның матурлыгын каләм белән генә тасвирлап бетереп булмый, үз күзләрең белән күреп, кулларың белән тотып карарга кирәк! Мондый гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Милли бизәкләрнең, сандык төбендә генә ятмыйча, бүген кабат кулланышка керүен, остазның шәкертләрне күпләп өйрәтүен аңлагач, шатлыгым тагын да арта.  Кулларыңнан куан, игелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, ак шатлыкларың өсте өстенә өстәлеп торсын, Гөлсинә апа!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: