Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Югары Сонда бүген Нәүрүз гөрләде

Элек-электән үк мәдәнияткә, мәгърифәткә тартылган, оптимизм хисен бервакытта да югалтмаган Югары Сон халкы шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. Бүген биредә ду килеп Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.

Авылның мәдәният йорты каршында иртәдән яңгыраган күңелле музыка бар халыкны бәйрәмгә әйдәде, моңа кадәр качышлы уйнаган кояш та якты нурларын сипте, кыш буе өшәнгән күңелләрне җылытты. Әй, күңелле булды да соң!

“Сон бизәкләре” фольклор ансамбле вакыйгаларның дуенында кайнады. Җырлы-биюле чыгыш та ясады, олысын-кечесен кызыклы уеннарга чакырды, Карга боткасы, милли ризыклар белән сыйлады... Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен тирәнтен белгән, һәрчак күтәренке рухлы бу әби-апалар инде хәзер республикабызның зур сәхнәләрен тоталар, уңыш арты уңыш яулыйлар. Авыл хатын-кызлары аның сафына көннән-көн күбрәк кушыла бара, чөнки алар бүгенге көндә кеше күңеле ихтыяҗларын аңлап эш итәләр.

Районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, аның авыллар буенча урынбасары Рәйсә Муллаәхмәтова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов, район мәдәният йорты белгечләре халыкны бәйрәм белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Халык сынамышлары буенча әлеге бәйрәмдә теләгән теләкләр һичшиксез кабул була имеш. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев