Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Югалган Рәсүлә Камалованы җәяүләп кардан эзләделәр (ФОТО)

21 нче гыйнвар көнне Мамадышның Җиңү паркында әлеге хәлгә битараф булмаганнар эзләүгә чыкты. Рәсүлә апаның телефоны сигналлары соңгы тапкыр 7нче декабрьдә шул зонада тотылганы мәгълүм.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 15 волонтер, районның 10 полиция хезмәткәре, 4 форпост, 2 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре, туганнары, Мамадыштан М7 трассасы әйләнешенә кадәр юлның бер ягы буенча менеп, һәр карыш җирне җентекләп тикшереп, икенче ягыннан кире шәһәргә 14 километр юлны җәяүләп урап кайтты.

 

 

Эш тәмамланганда караңгы төшә башлаган иде инде. Әлегә нәтиҗә юк, дип уртаклашты "Матбугат.ру" белән Рәсүлә апаның хезмәттәше Фирая ханым Ганиуллина.

 

 

 

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев