Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Йортыбыз – Татарстан“

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне, озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район мәдәният йортының массакүләм тамашалар һәм чаралар уздыру режиссеры Фәнил Нигъмәт улы Ахунҗановка “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеме бирелде.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, башкалабызның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында  узган “Йортыбыз - Татарстан“ республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концертында әле бүләкне аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зурлап тапшырды.

Чарада районыбызның “Зиләйлүк“ вокал  ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятова) һәм солистлар – Айназ Нургалиев белән Ильмир Сәмигуллин да,  уңышлы чыгыш ясап, лауреат дипломына лаек булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев