Нократ

Әйдәгез, кышка бик тәмле кайнатмалар әзерлибез!

Бакчагызда җиләк-җимешләр пешкәндер!

Ак һәм кызыл карлыган кайнатмасы

Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк. 

Кирәк булачак: 1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су. 

Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар ширбәт коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, ширбәтен агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. Ширбәтне уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

 

Абрикос кайнатмасы

 Кирәк булачак: 1 кг абрикос һәм 1,2 кг шикәр комы. Абрикосның катырак булганын алсаң, яхшы.

Абрикосны юабыз һәм 8-10 кисәккә бүләбез. 1кг абрикоска 800 грамм исәбеннән шикәр комы белән болгатабыз. Үз суы чыккач, газ өстенә куеп, 5-7 минут кайнатабыз. Газны сүндергәннән соң кайнатманың күбеген җыеп алабыз һәм калган шикәр комын салып, ул эреп беткәнче болгатабыз. Кайнатма суынгач тагын 5 минут кайнатып алабыз.

Абрикостан ширбәт

Кирәк булачак: 1 кг төшләре алынган абрикос, 0,5 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы һәм су.

Катырак абрикосларны юып, урталай бүләсе. Банкаларны парландырып (стерилизовать) алгач, абрикосларны тутырып, өстенә кайнар су саласы.15 минуттан суны савытка бушатып, кабат кайнатып банкаларга саласы. Яңадан 15 минуттан суны тагын савытка бушатып, шикәр комын һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куясы. Кайнап чыккан ширбәтне банкаларга салып капкачын ябасы һәм астын өскә каплап куеп суынганчы тотасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: