Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Язучылар Тулбайга баш иделәр

Күренекле әдибебез Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган чаралар кичә аның туган авылы Тулбайда дәвам итте.

Биредә Мамадыш язучылары һәм кунаклар, гадәттәгечә, аның каберендә булып дога кылдылар, чәчәкләр салдылар. Кунаклар шулай ук тулбайлылар  Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә салган һәйкәлгә дә баш иделәр. Ә Шәйхи Маннурның музей китапханәсендә хуҗалар язучыларны җырлап, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Музейга кергәч, авыл балалары Шәйхи Маннурның шигырьләрен ятттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Мамадыш,Чаллы һәм Казан язучылары Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган бу чараларны оештырган муниципаль районыбыз җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының бөтен хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев