Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Яхшы эшләрне арттыру кирәк

Төзәтмә 28нче апрельдә сайтта басылган "Яхшы эшләрне арттыру кирәк" исемле мәкаләдә "Әлеге коллектив Беренче канал һәм "Русфонд" тарафыннан "Добро" сүзе белән башланып, 5514 номеры аша авыр хәлдәге балаларга күчерелә торган смс-ярдәмгә 75 тәңкәлек хәбәрләрен дә җибәрде" дигән җөмләдә техник төгәлсезлек киткән: телефонны 5541 дип укырга кирәк. Республикабызда 20-27 апрель аралыгы...

Төзәтмә

28нче апрельдә сайтта басылган "Яхшы эшләрне арттыру кирәк" исемле мәкаләдә "Әлеге коллектив Беренче канал һәм "Русфонд" тарафыннан "Добро" сүзе белән башланып, 5514 номеры аша авыр хәлдәге балаларга күчерелә торган смс-ярдәмгә 75 тәңкәлек хәбәрләрен дә җибәрде" дигән җөмләдә техник төгәлсезлек киткән: телефонны 5541 дип укырга кирәк.

Республикабызда 20-27 апрель аралыгы рәсми рәвештә "Игелек кылу атнасы" #ДобрыйТатарстан - игелекле эшләр эстафетасы игълан ителгән иде. Районыбызның "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте активистлары аңа беренче көннән үк кыю кушылып, игелекле гамәлләр калейдоскобын кызу әйләндерергә тотындылар.

21нче апрель

Районыбызның барлык уку йортларында үткән "Иң якыныңа йөрәк бүләк ит!" флешмобы укучыларның акциягә тулы әзерлектә икәнен күрсәтте. Шул ук көнне иң яхшы логотипка конкурс та игълан ителде. Барлык сыйныфларда "Шәхес булырга өйрән!" сыйныф сәгатьләре, "Җиңү хәтердә яши" дип исемләнгән иншага конкурс үтте. Барлык мәгариф учреждениеләрендә макулатура җыю оештырылды.

22нче апрель

"Эшлә. Укы. Бүлеш. Үзгәр." шигаре астында "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан "Мин хәтерлим! Мин горурланам!": "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Үзәк белгечләре шәһәрдәшләребезгә Георгий тасмалары өләштеләр. Өченче санлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән тасманың килеп чыгу тарихы, әһәмияте турында әңгәмә кордылар. Ватан, Бөек Җиңү өчен көрәшкән хәрбиләргә олы хөрмәт билгесен шәһәрдәшләребезнең олысы-кечесе күкрәкләрендә горурлык хисе белән йөртә.

23нче апрель

"Яхшы сүз көне"ндә барлык уку йортларында "Игътибар! Игътибар җитми!" чарасы үтте. Макулатура җыеп туплаган акчаларына балалар бүләкләр, открыткалар алып, ветераннарның өйләренә бардылар. Бу эчкерсез очрашулар өлкәннәрнең дә, балаларның хәтерендә гомерлеккә истә калачак. Бер очрашу - бер гомер дильр бит:

24нче апрель

Бүген - "Игелекле хезмәт күрсәтү көне". "Кайгырту" үзәгенең 66 хезмәткәрләре, "Игелекле эшләр көне" игълан итеп, пенсионерларга бер хезмәтне бушлай күрсәтте.

Район ЗАГС бүлегенә гозере төшеп аяк баскан һәркемнең күкрәгенә иң беренче эш итеп Георгий тасмасы кадыйлар. Символик тасманың беренчесе яңа туган Варвара исемле кызчык күкрәгендә балкыды. ЗАГСның баш белгече Фәния Гаязова гаиләгә яңа гражданинның документларын тантаналы тапшырып, балаларын бәхет, мәхәббәт, иминлек белән үстерүләрен теләде. Акция Җиңү көненә кадәр шулай дәвам итәчәк. Әлеге коллектив Беренче канал һәм "Русфонд" тарафыннан "Добро" сүзе белән башланып, 5541 номеры аша авыр хәлдәге балаларга күчерелә торган смс-ярдәмгә 75 тәңкәлек хәбәрләрен дә җибәрде.

25нче апрель

Районыбызның өйләнешергә гариза бирүчеләре һәр шимбәдә иртәнге сәгать 10да "Яшь гаилә" клубы очрашуына барырга ашкынып торачак. Чөнки биредә үзеңне кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап алып, проблемаларыңны уртага салып чишеп булачак. Бүген бирегә чакырылган районыбыз руханилары - мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм прп.Ксения Римляныни храмы настоятеле, протоиерей Димитрий (Морозов) аларга никахларның күкләрдә язылуы, ир белән хатынның бер-берсенең яртысы булуы, гаилә коруның бер-берең һәм җәмгыять, Аллаһы Тәгалә каршындагы җаваплылыгы, ничек бәхетле булу турында вәгазьләр сөйләделәр, яшьләр кызыксынып тыңладылар. Ахырдан бергәләшеп "Тынычлык атомы" һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чернобыль АЭСы һәлакәтенең 29 еллыгына багышланган митингка халык бик күп җыелган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова район башлыгының изге теләкләрен җиткерде. Әлеге кайгылы дата һәрчак хәтеребездә, анда катнашкан 59 "ликвидатор"ыбызның алтысы "Батырлык орденына" лаек булган. Район җитәкчелеге алар белән тыгыз элемтәдә тора, мәнфәгатьләрен кайгырта. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәк салуда шәһәребез җитәкчеләре, районыбызның барлык авылларыннан җыелган "ликвидатор"лар, мәктәп укучылары, гади шәһәрдәшләребез дә бар иде.

Нәкъ шушы көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә "Обелиска юл" чаралары узды. Шәһәребездә, барлык авыл җирлекләрендә җәмәгать башлангычында "Без Сезне хәтерлибез" акциясенә бердәм кушылучылар һәйкәлләргә реставрация ясау, төзекләндерү, аларның тирәләрен чистартуга өлеш керттеләр.

Әлеге атна дәвамында башкарылган игелекле эшләр, лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, тормышка ашырылучы конкрет программалар аша, алгарышка, яңарышка таба юл тоткан Татарстаныбыз халкын тагын да берләштерсен, зуррак игелекле гамәлләр кылырга этәрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250