Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Владимир мәктәбе яңа уку елын яңа күлмәктән каршы ала

Уку йорты директоры Елена Бачкова шатлыгын безнең белән дә уртаклашты

 

-Быел мәктәпкә иганәчебез, авылдашыбыз, бүгенге көндә Түбән Кама шәhәрендә  “Транссервис“ җәмгыятендә генераль директор булып эшләүче Пасыев Динар Васыйл улы ярдәме белән 12 мең сумлык косметик ремонт үткәрдек. Үзебез бик яраткан гади генә агач мәктәбебез матураеп китте, ерактан көлеп тора. Коллективыбыз да эшкә батыр, өч көн  эчендә буяп та куйдык. Капкабызны да элегрәк  спонсорыбыз Аксаков Александр  Петрович ясаткан иде, ул Казанда “Төзүсервис“ җәмгыятендә генераль директор булып эшли. Икесе дә ярдәм итәргә hәрчак әзер, аларга рәхмәтебез чиксез.

Ишегалларыбыздагы матур чәчкәләр,  балаларны укырга дәшеп, күзләрне камаштырып  үсеп утыралар. Игелекле, тыныч, элеккечә гади, чын белем  бирүче уку еллары булсын иде Яңа уку елы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X