Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

  Велосипед булсын иде

Җөри элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Сәрия Закирова үзе хезмәт күрсәтә торган Урта һәм Түбән Шүләңгер авылларындагы 59 хуҗалыкка быелның икенче ярты еллыгына 40 данә район газетасын яздырырга өлгергән инде. Бу яртыеллыкта аның участогында газеталарыбызны 48 хуҗалык алдыра. Тормыш адәм баласын зилзиләдәй бөтереп ала да, талкый да талкый. Бөтенләй көтелмәгән хәлләр...

Җөри элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Сәрия Закирова үзе хезмәт күрсәтә торган Урта һәм Түбән Шүләңгер авылларындагы 59 хуҗалыкка быелның икенче ярты еллыгына 40 данә район газетасын яздырырга өлгергән инде. Бу яртыеллыкта аның участогында газеталарыбызны 48 хуҗалык алдыра.

Тормыш адәм баласын зилзиләдәй бөтереп ала да, талкый да талкый. Бөтенләй көтелмәгән хәлләр дә чыгып тора. Сәрия дә Ленин исемендәге хуҗалык бухгалтериясендә җай гына эшләп йөри иде, үзгәртеп корулар күмәк хуҗалыкларны таратып атты да, аңа да яраткан эше белән саубуллашырга туры килде. Кабат Түбән Шүләңгер клубында техник хезмәткәр булып эшләп йөрде. Хат ташучы Кадрия Сәмигуллина пенсиягә киткәч, аның урынына тәвәккәлләде. Менә җиденче ел инде шушы хезмәтендә. Хат ташучы эше беренче карашка гына җиңел кебек шул. Хәзер аларга кырыкмаса кырык эш йөкләнгән. Элек сумкалары газета-журналлар тутырып күтәрәлмәслеккә әйләнсә, хәзер чәйләр, майлар, порошоклар, сабыннар төяп, икешәр пакет белән йөрергә туры килә. Бүген дә әнә тыл ветераны Мәгъмүрә Сөләйманова: "Сәрия, Җиңү көненә балалар җыелышып кайтачак. Бәйрәм үткәрәбез. Табынга җәяргә яңа клеенка алып килерсең әле," - дип калды. Көнбагыш мае, чәй, оекбашлар сорап калучылар да булды. Әби-бабайлар хәзер кибеткә чыгып йөргәнче, кирәк әйберләрен алардан гына алалар. Элемтә бүлекчәсе начальнигы Римма Петровна: "Ай саен без 29 мең сумлык товар сатарга тиешбез,"-ди. Ике хат ташучы эшлиләр. Җөри өлешендә - Нина Григорьева. Өчесенә унар мең сумлык сатсалар, планнарын үти алачаклар. Саткан товарларының 6 проценты хезмәт хакларына бара. Ә газета-журналларга яздырудан аларга 4 проценты керә икән. Шулай итеп җыела хат ташучыларның хезмәт хаклары. Тиеннәргә сумнар өстәлеп, хезмәт хаклары кайсы айда биш мең, кайсысында алты мең сумнан арта. Ул поттай пакетларны рульләренә асып йөрергә берәр велосипед бирсәләр, товарларын тагын да күбрәк алыр, олыгайдым дип тормас иде. Быел пенсиягә чыга инде ул. Әмма бу эшен бик яратты. Күңел биреп эшли. Газета-журналлар өләшеп, товарлар күтәреп көн саен унар километрдан артыграк юл үтсә дә, җәяү йөргәннәре бик сиздерми әле. Хәзер бит Түбән Шүләңгердән Җөри почтасына кадәр асфальт юлдан гына төшәсе. Авыллар урамнарын да тракторлар актарып, изеп бетермиләр-аяк асты тигез. Ә яңгырларга, бураннарга авыл халкы тумыштан күнеккән инде. Былтыр май аенда элемтә бүлекчәсенә ремонт ясадылар. Мамадыш почтамты җитәкчесе Фаяз Габдрахманов эшчеләр белән көн саен үзе килеп йөрде. Элек мичкә утын ягалар иде. Хәзер электр белән җылытыла. Салкыннан җылы бүлмәгә килеп керүгә күңелләр күтәрелеп китә. Халык та бик шатланды моңа.

Гаиләсендә дә -тыныч. Җәмәгате Илсур булышырга гына тора. Өч кызы да урнашып беттеләр. Эшенә яратып йөри, ходай саулык бирсә, тагын да эшләргә исәбе бар әле.

"Булышчыларыбыз" дип аталучы яңа проект гамәлгә кертәбез. Материалларыбызны үзебезнең якын ярдәмчеләребез-халыкны газеталарыбызга яздырып, язгы пычракларда, көзге яңгырлар койганда, кышкы күз ачкысыз бураннарда да аларны көтеп торучыларга вакытында илтеп җиткерүчеләргә - хат ташучыларга багышларга булдык. Без аларда "Нократ" һәм "Вятка" газеталарын иң күп яздыручылар турында сөйлиячәкбез.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250