Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Валерий Спиридовны ялгыш адымнан сакларга кирәк

Ике ел элек Италия хирургы, танылган трансплантолог Серджио Канаверо кеше башын күчереп утырту буенча дөньяда беренче операция ясарга әзер булуын белдергән иде. Һәм тиздән шундый операция ясалачак. Хирургның беренче пациенты Русия кешесе - Владимир шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Валерий Спиридонов булачак. Күпләр, әлеге операция кешелек нормаларына каршы дип саный. Фән...

Ике ел элек Италия хирургы, танылган трансплантолог Серджио Канаверо кеше башын күчереп утырту буенча дөньяда беренче операция ясарга әзер булуын белдергән иде. Һәм тиздән шундый операция ясалачак. Хирургның беренче пациенты Русия кешесе - Владимир шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Валерий Спиридонов булачак. Күпләр, әлеге операция кешелек нормаларына каршы дип саный. Фән ягыннан бу,әлбәттә, алгарыш. Ә дини күзлектән чыгып бәяләсәк ... Ислам белгечләре белән булган бу хактагы әңгәмәне бүген, 14 нче май кичендә, "Мамадыш ТВ" телеканалында карый аласыз. "Иман вә әхлак" тапшыруы кысаларында Айгөл Әхмәтшина кискен сорауларны район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев белән Үзәк мәчет имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахыйтовка юллап кына калмый, тамашачыны тәвәккәл адымга баручы Валерий Спиридоновның үзе белән дә таныштырачак. 17.20 сәгатьтә, "Иман вә әхлак" тапшыруын карамый калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев