Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

В Мамадышском районе стартует конкурс "Татар кызы - 2021"

В конкурсе могут принять участие незамужние девушки из всех деревень Мамадышского района в возрасте от 18 до 27 лет. Первый отборочный этап уже начался в сельских очагах культур.

Прошедшие через отборочный тур участницы будут выступать во втором этапе перед комиссией в пяти экономических зонах.

Победителей в каждой экономической зоне ожидает завершающий этап на районном Сабантуе. Здесь будет определен один победитель. В финале каждая красавица будет отмечена по отдельным номинациям. Участницы конкурса должны показать свое мастерство в четырех заданиях: презентация, творческое выступление, дефеле, интеллектуальный тур, демонстрация народного татарского костюма, умение готовить национальные блюда, домашнее задание - изготовить подделку ручной работы (вышить полотенце, связать, сшить и многое другое, но на изделии должны присутствовать элементы татарского орнамента).

Соответсвующее положение разработал отдел культуры исполкома района. Предлагаем вашему вниманию полную его версию.

«Татар кызы-2021»  бәйгесенең

нигезләмәсе

     1.Гомуми  нигезләмәләр.

        Әлеге нигезләмә "Татар кызы" районкүләм  бәйгесен (алга таба  - бәйге) үткәрү тәртибен билгели.

     2. Бәйгенең максаты: милли мәдәниятне, татар   халкының гореф -гадәтләрен һәм  телен  саклау һәм үстерү, яшь буынга рухи мирасны  тапшыру.

     3.Бәйгенең максатлары  һәм  бурычлары.

     3.1. Татар кызының эчке дөньясын  һәм иң яхшы сыйфатларын ачу, ана, хатын, кыз,  апа -сеңел, дуслар, хезмәттәшләр  буларак  замана  хатын- кызының социаль  статусын  ныгыту.

     3.2. Яшь буынның  ата -бабалардан  калган  тарихи -мәдәни  мираска  кызыксынуын  арттыру, яшьләрдә гаилә  һәм дини  кыйммәтләргә хөрмәт  тәрбияләү, сәламәт  яшәү рәвешен алып бару.

     3.3. Милли гореф -гадәтләрнең  күптөрлелеген  һәм үзенчәлеген  күрсәтү,  аларның  мәдәнияттәге  урынын  билгеләү, милләтара  мөнәсәбәтләрне  формалаштыруда  аларның  әһәмиятен  ачу.

     3.4. Талантлы  яшьләргә  аларның  иҗади  потенциалын  тормышка  ашырырга  ярдәм  итү.

     3.5. Бәйгедә  катнашучыларның  тормыш  тәҗрибәсен  яңа  белемнәр, күнекмәләр  һәм  тәэсирләр  белән  баету.

     3.6. Башка  милләт вәкилләрен татар  халык  мәдәнияте  һәм  тарихы  белән  кызыксындыру, милләтара  һәм  төбәкара  хезмәттәшлекне  ныгыту һәм  үстерү.

    4.Бәйгедә катнашучылар өчен таләпләр:

    4.1. Бәйгедә  татар  телен  камил  белгән,   буе  160 см  дан да ким булмаган, 18 дән алып  27  яшькәчә  булган кияүдә  булмаган  кызлар  катнаша  ала.

         4.2.Алдагы  ел  1 урынны  алган  кызга    бәйгедә  кабат  катнашу  рөхсәт  ителми.

     4.3. Татар  телен  туган  телем  дип  тану.

     4.4. Татар милли  киемнәреннән  булу.

     4.5. Татар гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белү.

 5.Бәйге  дирекциясе

   "Татар  кызы" районкүләм  бәйгесенең  җиңүчесе  рәсми  затлары  исәпләнә  һәм  ел  дәвамында рәсми  чараларда  катнаша.

  "Татар кызы" бәйгесендә җиңүче  кызга   сабантуй  батырларын бүләкләү өлешендә катнашу хокукы  бирелә.

6.Бәйге  сынаулары

6.1. Тәкъдим  итү (презентация) “Мин татар кызы” 3 минут

6.2. Иҗади (җыр, бию, әсәрдән  өзек  яки  шигырь  сөйләү  һ.б) 3 минут

6.3. Дефиле

6.4. Интеллектуаль  тур

6.5. Милли  костюм

6.6. Аш -суга осталык

            6.7.  Ой эше: татар халкының милли эшләнмәләре ( солге, кульяулык, калфак, түбәтәй һ.б.) Искәрмә :Эшләгән эшләнмәләрдә    эшләгән  кешенең исеме, 2021ел дип язу .(Әлеге эшләнмәләр Сабантуй батырына бүләк булып бирелә, кул эшләре кире  катнашучыларга кайтарылмый)

          7. Бәйгенең бүләкләү фонды.

          7.1. Финалга  чыгучылар - бэйге  дирекциясе  тарафыннан  бирелгән  титулларга  ия  булучылар  тасмалар (хәситә), дипломнар  һәм  акчалата бүләкләр алалар.

          7.2. Бәйгедә  җиңүче  таҗ, титуллы  тасма (хәситә), диплом, төп  бүләк  ала.

     8.Оештыру комитеты

1. Район мәдәният бүлеге.

2. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының  җирле оешмасы.

3. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Ак калфак” Мамадыш районы җирле оешмасы.

4.  “Татмедиа “акционерлык җәмгыятенең Мамадыш районы ” Нократ”  “ Вятка”  мәгълүмат матбугат филиалы.

   9.Бәяләү үзенчәлекләре:

- Әңгәмәдәш була белү

- Костюмнарның зәвыклы һәм милли булуы.

- Музыкаль бизәлешне унышлы һәм отышлы куллану.

-Биремнәрне кызыклы һәм эчтәлекле итеп ачып бирү.

- Мәгънәле, эзлекле һәм матур итеп сөйләү.

- Үзеңне килешле, тыйнак, камил күрсәтү.

- Тавыш бирү 5 балга кадәр бәяләнә.

 10.Бәйге 3 этапта уздырыла:

1 этап – Мәдәният учакларында сайлап алу.

2 этап -Сайлап алу турында җиңеп чыккан татар кызы  экономик төбәктә зона ярышында катнаша.

3 этап - 5 экономик тобэктэ 2 –нче этапта җинүчеләр район   мәдәният йортында йомгаклау бәйгесендэ катнашалар

  • Аңлатма: Сабан туе прологында татар кызы һәм  татар егете белән берлектә гомуми бию куела.( һәрбер бәйгедә катнашучы татар кызы үзе белән бер татар егетен әзерләргә , 25 см киңлектә, 30 см биеклектә чәк –чәк  һәм  иске Казан сөлгесе  алып килергә тиеш).

Жюри әгъзалары:

  1. Талипова Гөлнәзирә Васыйлкызы­­ – Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районы  буенча  житәкчесе
  2.  Ибрагимова  Розалия Нәкыйп кызы  – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының «Ак калфак»Мамадыш районы җирле оешмасы җитәкчесе
  3.   Шәйхетдинова Эльмира  Мансур  кызы–  район мәдәният йорты  әйдәүче  методисты , жюри  рәисе.
  4. Мисбахова Луиза Мөнир кызы – “Ак калфак” Мамадыш районы җирле оешмасы әгъзасы
  5. Спиридонова Алсу Саяф кызы  – “Татмедиа “акционерлык җәмгыятенең Мамадыш районы” Нократ”  “ Вятка”  мәгълүмат матбугат филиалы бүлек мөхәррире.
  6.  Ахунҗанов Фәнил Нигъмәт улы – район мәдәният йортының масса күләм эшләр оештыру режиссеры.
  7.  Әхмәдуллина  Тәнзилә  Шамил  кызы – хореограф,ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  8. Вахитов Наил Нурулла улы - Мамадыш районы үзәкләштерелгән китапханә директоры  урынбасары.

 

Сайлап алу турлары:

1.Шәдче экономик тобэк – К.Ерыкса  СДК – 3.06.2021

2. Тәкәнеш экономик тобэк – Олыяз СДК – 4.06.2021

3.Кирмән экономик тобэк – Түбән Яке СДК -5.06.2021

4.Усали экономик тобэк – Баскан СДК – 7.06.2021

5.Кызыл Тау экономик тобэк  һәм шәһәр - “Мамадыш” совхозы мәдәният йорты – 8.06.2021

6.Зона бәйгесендә җиңүчеләр гомуми җыелу – РДК 9.06.21

 

Телефоннар: 3-12-30, 3-22-28, 3-23-45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс новости Татарстана красавица