Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Урта Кирмәннең шигъри җанлы “Ак калфак“лары

Мамадыш районының Урта Кирмән авылы “Ак калфак“ оешмасы, Әниләр бәйрәме уңаеннан, тирән эчтәлекле, күләмле чара уздырды.

 Китапханәче, авыл “Ак калфак“лары җитәкчесе Лилия Нәгыймова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Абдуллинаның фантазияләре бик бай. Бөтен авыл халкын кузгатканнар.  “Газизләрдән газиз әнием“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә “Кич утыру“  күренеше белән башланып китте. Анда ярты авыл хатын-кызы катнашты. Шулай ук каләм тибрәтүчеләр белән очрашу да бик күңелле булды. Мәгариф ветераннары – Гөлфәридә Шәрипова, Рузилә Гатина, Гөлүсә Гаянова үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Алар барысы да – “Ак калфак“лылар! Районнан кунакка килгән җирле шагыйрә һәм җырчы Илгизә Нәзированың чыгышы нур өстенә нур булды.

Соңыннан, бергәләшеп мәҗлес табыны артында бәлеш белән сыйландылар, мәтрүшкәле чәй эчтеләр. Рәхәтләнеп әңгәмә кордылар. “Мондый очрашуларны ешрак уздырырга кирәк!“ – дигән теләк белән таралыштылар. Алга таба планнар зурдан, тик әлегә сер булып кала...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев