Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Урам сәүдәсе тәртип сорый

Мәскәү-Уфа трассасының 945нче километрындагы базарларда урам сәүдәсе кагыйдәләре бозыла. Полициянең участок уполномоченныйлары анда кайнар ысланган балык белән сәүдә итүчеләрне тикшергәннәр һәм урам сәүдәсе кагыйдәләренең бозылуын ачыклаганнар. Әлеге базарларда - юлның ике ягында да ысланган балыклар белән сәүдә итәләр. Барысы да ачык һавада, кул сузымыннан гына федераль трасса уза. Мондый хәл...

Мәскәү-Уфа трассасының 945нче километрындагы базарларда урам сәүдәсе кагыйдәләре бозыла.
Полициянең участок уполномоченныйлары анда кайнар ысланган балык белән сәүдә итүчеләрне тикшергәннәр һәм урам сәүдәсе кагыйдәләренең бозылуын ачыклаганнар. Әлеге базарларда - юлның ике ягында да ысланган балыклар белән сәүдә итәләр. Барысы да ачык һавада, кул сузымыннан гына федераль трасса уза. Мондый хәл ел әйләнә дәвам итә. Ике дистәләп сатучыга, тиеш булмаган урында сату иткән өчен, беркетмә тутырганнар алар.
Муниципаль район башкарма кимитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында аларның уникесе тикшерелде. Барысына да, Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.2нче мәддәсе нигезендә, урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен, административ чаралар күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев