Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл авторлары бүләкләнде

Төбәгебездә тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган уникаль һәйкәл булдырылды. Хәтер аллеясы түрендә урын алган һәйкәл ачылышы бүген, 9 нчы май көнне узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кунаклар район...

Төбәгебездә тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган уникаль һәйкәл булдырылды. Хәтер аллеясы түрендә урын алган һәйкәл ачылышы бүген, 9 нчы май көнне узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кунаклар район халкын Бөек Җиңүнең 70 нче язы белән тәбрикләде. Мондый һәйкәлгә Татарстанда аналогы булмавын ассызыклап, аның мамадышлылар өчен чын хәзинә икәнлегенә басым ясадылар. Мәгълүм ки, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәлне торгызу идеясы бултыр туды. Дистәлән проектлар арасыннан иң-иңе сайлап алынды. Кырда җиң сызганып хезмәт куючы ана ,өчпочмаклы хат китергән почтальон, хатта язылганнарны әнкәсенә бәян итүче бала тасвирлана әлеге скульптурада. Авторлары районыбызның баш архитекторы Рамил Миннеханов белән скульптор Хәмит Миннегалеев. Билгеле, сугыш каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән безнең җирлектә, моннан тыш та, 8 һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәлләр ачылышы өчен җан атып йөргәннәр дә, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл авторы, архитектор Рамил Миннеханов та ТР Министрлар Кабинеты һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына ия булды. Сүз уңаеннан, Мамадыш районы бүгенге көндә исән-сау булган 64 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1360 тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы белән горурлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250