Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тынгы белмәс Сәвия

Бозауларым сау-сәламәт үссеннәр, дип, Сәвия өеннән аларга йомыркалар да алып төшеп эчертә. Вәрис Гали Олыяз урта мәктәбен тәмамлагач, бәхет эзләп Казанга чыгып киткән иде ул. Андагы заводларның берсендә эшләп йөрде. Сөйгән егете, колхозда шофер булып эшләүче Фаил туган ягында - Зур Өске авылында төпләнеп калырга карар иткән иде инде. Кияүгә...

Бозауларым сау-сәламәт үссеннәр, дип, Сәвия өеннән аларга йомыркалар да алып төшеп эчертә.

Вәрис Гали

Олыяз урта мәктәбен тәмамлагач, бәхет эзләп Казанга чыгып киткән иде ул. Андагы заводларның берсендә эшләп йөрде. Сөйгән егете, колхозда шофер булып эшләүче Фаил туган ягында - Зур Өске авылында төпләнеп калырга карар иткән иде инде. Кияүгә чыккач, бер бер артлы өч улы һәм кызы туып, башта алар белән өйдә утырды. Балалары үсә төшкәч, моннан унҗиде-унсигез ел элек, Зур Өске фермасына таналар карарга төште. Хуҗалыкларда төрле тәҗрибәләрне күп ясадылар бит ул елларда. Фермада таналар бетерелгәч, төрле эшләрдә дә йөрергә туры килде аңа. Кабат дуңгызчылыкта хезмәт куйды. "Туган як" хуҗалыгын "Вамин" үз канаты астына алып, ул тармак та бетерелгәч, ике ел күршедәге "Чулпан" бүлекчәсенең Олыяз фермасына йөреп тә эшләде, бозаулар карады. Хәзер бит авыл халкы да хезмәт көненә язылган нәрәдкә генә йөрми. Бозау караучыларның төп күрсәткечләре - тәүлеклек артым һәм үрчемнең сакланышы. Сәвия Биктаһированың аена утыз ике мең сум хезмәт хакы алган ае да булды. Авылларындагы ферманы мөгезле эре терлекләр өчен үзгәртеп ясагач, яңадан шунда кайтты. Миңниса Нәҗипова белән ике айга кадәрге бозауларны карыйлар. Профилакторийда бозау сыер янында өч көн тора да, кабат аларның бүлегенә күчерелә. Бүгенге көндә ике йөздән артык бозау җыелган инде группаларына. Узган ел ул үзләре тәрбиясендәге яшь үрчемнең тәүлеккә 1083 граммга артуына ирешкән булган. "Сәвия апа белән Миңниса апа бездә эшкә иң алдан килеп, арттан кайтып китүчеләр", - ди ферма мөдире Ралиф Минекәев. Ул ике йөз бозауга сөтне өч тапкыр җылытып эчертеп чыгарга да кирәк бит. "Алар бозауларны үз балалары кебек карыйлар. Берәрсе чирләп үлсә, күз яшьләре белән елыйлар," - ди "Туган як" бүлекчәсенең ветеринария табибы Әлфис Зиннәтуллин. Сәвия үзе дә: "Алар белән йөрәк бозылып бетте инде,"-ди. Тормыш булгач, башка мәшәкатьләр, борчылулар да җитәрлек бит. Өч улларын да бер-бер артлы армия сафларына алалар. Барлык малайлары да армия чыныгуы узган гаиләләр бик аз хәзер. Бу сынауны да ана йөрәге сыкранмыйча күтәрә. Бозауларга үлән чәйләре дә эчертәләр. Былтыр җәй дә фермадагы бөтен терлекчеләр бергә чыгып әремнәр, башка төрле дару үләннәре җыеп алып кайтып, себерке итеп бәйләп, киптереп куйганнар. Үзләре өйләреннән тавык йомыркалары да алып барып эчертәләр. Чирләмәсеннәр, тизрәк көрәйсеннәр генә. Йомыркада бит организм өчен кирәк булган аксым күп.

Ире Фаил белән озак еллар өйләрендә дә ике сыер асрадылар. Балаларны укытырга да кирәк. Бүген төпчекләре-кызлары Казан химия-технология университетының өченче курсына җитте инде. Медицина җиһазлары буенча инженер булачак. Йортта төпчек уллары Азат калды. Авыл җирлегенә кайткан "КамАЗ" машинасында эшли. Чөнки егет тә, гаилә дә ышанычлы.

Хатын-кызның олы җанлылыгын, изге күңеллеген өендәге гөлләргә карап белеп була, диләр. Сәвия Биктаһированың да өендә ниндиләре генә юк аларның. Тәрәзә төпләрендә дә, идәндә дә алар. Хатын-кыз бәхете гөлләре булып ел дәвамында чәчәк ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев