Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

"Туым Җондозы" мамадышлыларны тагын Казанга чакыра

Казанда ел саен гөрләп үтүче “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале быел тамашачыларны унынчы юбилей концертына җыя. Шәп булачак!

Жюри рәисе - Геннадий Макаров “Туым Жондозы” конкурс-фестиваленең сыйфаты елдан-ел яхшыруын әйтә. “Катнашучыларны кайчакта конкурстан “Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!” - дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә җиңеп кайтып китәләр”, - ди. Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” фольклор ансамбле “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” – 2017” керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концертыннан узган ел Гран-при алып кайтты. Яшь артистларга дипломны һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды. Юбилей концертында алар да чыгыш ясаячаклар.

Узган елгы гала-концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде. Аны Татарстанда гына түгел, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләр дә карый алды. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галимә Наилә Әлмиева да “Туым Жондозы”н онлайн каравы турында хәбәр итте. “Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган һәм режиссура ягыннан да бик оста ясалган. Сәхнә түрендә үзләренең дәвамнарын – шат йөзле, талантлы балаларны күрү – сөенечле хәл. Бу өлкәдә эшләгәннәргә зур рәхмәт, - дип социаль челтәрдә язган Наилә Әлмиева.

Тик быелгы супер мега гипер текә концертны үз күзләрең белән күрүгә җитәме соң?!

  • Әйдәгез, карендәшләр, бергәләшеп тамашалар  карап, иң шәп җыруларны тыңлап, “Тәңкәләр”гә көч биреп,  күңелле ял итеп кайтабыз. Билет алганнарны оешкан төстә  РДК автобусы белән алып барабыз. Автобус РДК яныннан 13.00 сәгатьтә кузгала. Белешмәләр өчен телефон: 3-29-93, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев