Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Тиктормас куллылар“, туктагыз!

Соңгы елларда җөмһүриятебездә халыкның сәламәтлеген ныгыту, аларга спорт белән шөгыльләнү, буш вакытларын файдалы уздыру өчен шактый эшләр башкарылды. Районыбыз җитәкчелеге дә Татарстанда пәйда булган һәр яңалыкны кертү өчен зур тырышлык куя. Спорт мәйданчыкларын алыйк. Кайсы авыл районы үзәге безне уздыра ала икән? Яшерен-батырын түгел, җәйге айларда алар бушап тормадылар. Балаларның,...

Соңгы елларда җөмһүриятебездә халыкның сәламәтлеген ныгыту, аларга спорт белән шөгыльләнү, буш вакытларын файдалы уздыру өчен шактый эшләр башкарылды. Районыбыз җитәкчелеге дә Татарстанда пәйда булган һәр яңалыкны кертү өчен зур тырышлык куя. Спорт мәйданчыкларын алыйк. Кайсы авыл районы үзәге безне уздыра ала икән?

9481.JPG

Яшерен-батырын түгел, җәйге айларда алар бушап тормадылар. Балаларның, төрле яшьтәге шәһәрдәшләребезнең яраткан урыннарына әверелделәр алар. Кемдер футбол, волейбол, баскетбол уйный, беләкләрендәге көч-куәтен арттыра, таган атына... Әлеге объектлар өчен мамадышлылар район җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Ләкин...

IMG_9473.JPG

Кызганычка каршы, шәһәрдәшләребез арасында шундый рәхәтлеккә төкереп караучылар да очрый әле. Моның шулай икәнлегенә беркөнне спорт мәйданчыкларын әйләнеп чыккач ышандым. Танышуны үзәк мәчет артындагысыннан башладым. Шәһәрдә иң беренчеләрдән булып төзелгән мәйданчык ул.

9510.JPG

Футбол кырында бәйләнерлек гаеп тапмадым. Дөрес, территорияне әйләндереп алган иман йорты ягындагы капка артындагы стена күп мәртәбәләр туп тибүдән шактый зыян күргән инде. Тренажерлар урнашкан мәйданчык исә, чүплек оясына әверелгән. Анда ниләр генә юк: пластик сыра, су савытлары, кәгазьләр, тәмәке төпчекләре. Биредә кайчандыр дүрт атынгыч булган, икесе юкка чыккан инде. "Мамадыш" совхозы бистәсенең күпкатлы йортлар янәшәсендәге мәйданчык та "тиктормас куллар"ның игътибарыннан читтә калмаган. Баскетбол мәйданчыгының өслеге кемгәдер комачаулаган, күрәсең. Аны куптара башлаганнар. Анда баскетбол уйнарга да куркыныч, чөнки мәйданчык өсте вак ташлар белән тулган. Футбол кырындагы капкаларда сетка булган бердәнбер спорт мәйданчыгы булды ул. Аның янәшәсендә дә теләсә кайда чүп әвәләнеп ята. Кырык биш-илле адымда гына биш катлы йортлар янына чүплек контейнеры куелган, югыйсә.

Бистәнең "Диләрә" кафесы артындагы мәйданчыкны күргәч, күзләр маңгайга менде. Аның аша Мамай явы узган, диярсең. Территорияне әйләндереп алган сеткалар урыны-урыны белән купкан, сытылган, кайбер секцияләрендә алар бөтенләй юк. Газон өстендә шашлык кыздырганнар, диярсең. Берничә урында аның янган әйбердән зыян күрүен берничә кара тап дәлилләп торалар. Адым саен диярлек тәмәке төпчекләре. Мәйданчык эчендәге футбол капкасы янәшәсендә берничә дистә майонез чиләге ватыкларын китереп ташлаганнар. Тренажерлар янындагы таганның берсе генә калган. Дүртенче санлы мәктәп белән Җиңү паркы арасында урнашкан спорт мәйданчыгы да вандалларның "игътибарыннан" читтә калмаган. Баскетбол мәйданчыгының өслеген берничә урында куптарып атканнар. Белем бирү учреждениесе аларның берничәсен рәтләгән инде. Футбол кырындагы капка да кемнеңдер "ачуын" китергән: аның бер ягы гына калган. Янәшәдә генә сыра эчеп "күңел ачу" өчен швед өстәле дә әмәлләп куйганнар. Кызганычка каршы, вандаллар кулы тигән урыннарны мәктәп төзәткәләп торырга мәҗбүр.

9523.JPG

Логик яктан караганда, белем бирү учреждениесенең эше түгел бит бу. Финанс кытлыгы чорында акча табып, халык өчен булсын, дип җитәкчеләребез күпме көч түгә, ә сез моңа җимереп, чүпләп җавап бирергә хокуклымы соң, "тиктормас куллылар"? Дүртенче санлы мәктәп янындагы мәйданчыкта хилафлыкны һәрхәлдә укучы балалар кылмагандыр? Шул ук койманы җимерүчене, таганнарны алып китүчеләрне, капкаларны җимерүчеләрне, сыра эчүчеләрне кемдер булса да күрмичә калмагандыр. Ләкин безнең менталитет бу турыда тиешле органнарга хәбәр итүдән "сак" булырга мәҗбүр итә. "Әләкче" кушаматы безнең өчен иң гарьлекле санала шул. Зыян салучы үзен әләкләгән кешенең кем икәнлеген белсә, аны үзенең генә түгел, якыннарының, туганнарының гомерлек дошманына әверелдерәчәк. Иманым камил, спорт мәйданчыкларында кемдер футбол, волейбол, баскетбол уйнаганда, тренажерларда көч-куәтләрен ныгытканда, шунда ук сыра чөмерүчеләр, тәмәке тартучылар, кычыткан кулларын "кашучылар" булмыйча калмагандыр.

9494.JPG

Ул спорт объектларында тәртип булсын өчен нишләргә соң? Сорау ачык кала. Көн саен анда полиция хезмәткәрләрен, ДНД әгъзаларын сакка куеп булмый бит инде. Аларда кимчелекләр табылса, алар өчен җаваплы оешмаларны сүгү дә дөрес түгел, минемчә. Иң мөһиме, һәр мамадышлы, мәйданчыкларның озак еллар хезмәт итсен өчен төзелгәнен исләрендә тотсыннар иде. Әгәр җимерүләргә чик куелмаса, спорт мәйданчыкларының гомерләре бик кыска булыр. Шуңа күрә спорт мәйданчыкларының капкаларын ачып кереп, үзең теләгән вакыт шөгыльләнеп, үз артыңнан бернинди дә чүп, җимерек калдырмасаң гына, ул объектлар безгә озак еллар хезмәт итәчәк.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев