Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тауилендә уйланучан халык

13нче декабрь көнне Тауиле авыл җирлеге торак пнктларында авыл җыеннары узды.

Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов башта Чаксы авылы халкы белән очрашып, аларның тормышлары, үтенечләре белән кызыксынды. Аннан Тауилендәге фермер Рөстәм Мөхәммәтшинның терлекчелек фермасына кереп чыкты. Прихожаннарның гыйбадәт йортында булды, Якшәмбе мәктәбенә йөрүче авыл балалары белән әңгәмә үткәрде. Тауиле мәктәбендә узган очрашуда укучылар районыбыз җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

 

Шул ук мәктәп бинасында Тауиле авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы да үткәрелде. Анда Авыл җирлеге башлыгы Василий Иванович Иванов, җирлектәге учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре отчет ясадылар. Авыл җирлегендә быел да яңарыш дәвам итәчәк: Тауилендә спорт мәйданчыгы урнаштырылачак, мәдәният йортын ремонт көтә. Халык кына Хөкүмәтнең төрле программаларында пассив катнаша.

 

Минневәрис Мингалиев тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев