Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Татарстанда бүген-иртәгә буран һәм көчле җил көтелә

Буран һәм көчле җил бүген кичке 6дан иртәгә кичке 6га кадәр сакланачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә. Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

“Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамда булганда, реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска кирәк, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала“, – диләр гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләре.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлда буран