Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Татарстан Росгвардиясе яшь кадетларга ОМОНда хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләде

Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе (Росгвардия) хезмәткәрләре яшь кадетларга ОМОНда хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спартакиада кысаларында Казанда спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ОМОН һәм Росгвардия хезмәткәрләре яшь спортчылар өчен “Батырлык дәресе” уздырды.

Слетта Татарстанның кадет мәктәпләрендәге 15 командадан 150 кеше катнашты.

Чарада росгвардиялеләр ату кораллары күргәзмәсе оештырды. Яшүсмерләр аларны тотып фотога төште. Шулай ук аларга пилотсыз “Элерон”ны, аның техник мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Икенче этапта ОМОНлылар лекция үткәрде, отряд эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде, сорауларга җавап бирделәр. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев