Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тантаналы митинг

Хезмәт иялләре демонстрациясе тәмамлануга, шәһәребездәге Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәл янында, Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинг башланды.

Анда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, район хәрби комиссары Андрей Синкевич, сугыш чоры балары исеменннән мәгариф ветераны Рәкыйпь Мирзин, Советлар Созы Герое, якташыбыз Михаил Просвернинның кызы Раиса Михайловна, яшь буын исеменнән шәһәрдәге дүртенче мәктәпнең кадет классы укучысы Артем Еремин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Укучылар, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтләрен юллап, күккә шарлар очырдылар. Ахырдан һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Митинг Мамадыш