Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сыр ясаучылар Мамадыш газетасын яраталар

Район газетасына язылу дәвам итә. 2нче февральдә шәһәребезнең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалында "Абунәче көне" уздырдык.

Район газетасына язылу дәвам итә. 2нче февральдә шәһәребезнең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалында "Абунәче көне" уздырдык. Комбинатта шәһәр үзәк почтамтының подписка бүлеге мөдире Лилия Ибраһимова белән мине бик җылы каршы алдылар. Проходнойдан үткәндә үк ишеккә олы хәрефләр белән: "Кызыл почмакта Абунәче көне үткәрелә", – дип язылган иде. Җитәкчеләре Мәксүт Әхмәтшин "Абунәче көнен" яхшы оештырган.

 

“Дусларыңа, якыннарыңа подписка бүләк ит!“ – акциясенә Мәксут Мәхмүтович кушылып Зур Өске авылыннан Равил Мөбаровка “Нократ“ газетасын яздырды. Акциягә тагын өч кеше кушылды. Заводның баш бухгалтеры Мөнирә Гыймалетдинова, Айрат Бинков, Феликс Мәгъфуров. Аларның ярдәме белән караучысыз калган, мохтаҗ кешеләр газетабызны уку бәхетенә ирешәчәкләр.

 

"Алты айга бүлгәч, бер дә кыйммәткә чыкмый инде ул. Кызыклы газеталар күп, әмма район газетасын яздырмый калганым юк, теге сөйкемле сөяк Аверин әйтмешли: “Үзебезнеке!“,–ди Феликс Мәгъфүров. Алга таба да милләтебезгә хезмәт итү дәрте кимемәсен иде.

Фирая Мингалиева   

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка Мамадыш