Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сыйныфташлар белән очрашу: “Яшьлеккә кайткандай булдык“

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар... урта мәктәбен 1972нче елда тәмамлаучыларның 45 елдан соң очрашуы үткәрелде. Көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде. Кайчандыр олы юлга озатып...

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар...

урта мәктәбен 1972нче елда тәмамлаучыларның 45 елдан соң очрашуы үткәрелде. Көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде. Кайчандыр олы юлга озатып калган мәктәп булган урында хәзер күп катлы йорт тора. Очрашуга килүчеләрне Ленин һәйкәле янында Нурания ВӘГЫЙЗОВА фамилияләре белән каршы алып торды. Чал чәчле "укучылар" үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә ала. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын.

Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сөйләшер сүзләр күп җыелган, көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте. Сабакташлар бер-берләрен күрү өчен төрле төбәкләрдән-Пермьнән, Воронеждан, Яр Чаллы шәһәрләреннән кайткан. Аның шулай икәнлеге һәр чыгышта кызыл җеп булып сузылды. Менә Мөнәздәһә ГАНИУЛЛИНАның сүзләре дә укытучыларына кадер-хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган. "Үземне укыткан Бөек Ватан сугышы ветераны, математика укытучысы Динмөхәммәт МИНКИНга, химия укытучысы Алексей КОРЧАГИНга, Сания САДЫЙКОВАга, Илһамия МИНКИНАга, Мәсләви ГОСАМОВка әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерерлек кенә түгел, мин алар каршында башымны иям",-диде ул.

Бәйрәмнең икенче өлеше "Диләрә" кафесында дәвам итте. Кичкә кадәр җыр-моң тынмады. Кичә бер тын алышында үтеп китте. Яхшы хатирәләр, якты истәлекләр торып калды, сабакташлар үзләрен яшәреп киткәндәй тойды. Күмәк очрашу - үзе бер тарих икән...
Шушы очрашуны оештырып, әллә никадәр хатирәләрне яңарткан, яшьлеккә кайтарган кешенең исемен аерып әйтмичә булмый. Барлык сыйныфташларын эзләп тапкан тәртипле, зыялы Нурания ВӘГЫЙЗОВА ул. Урта белем алгач Алабуга медицина училищесына юл алган. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы, Мамадышта йогышлы авырулар бүлегендә шәфкать туташы булып 35 ел эшләгән. Сыйныфташлар белән очрашу үткәрү исә аның күптәнге хыялы булган һәм ул аны менә шулай итеп тормышка ашырды. Аның сөйләшүеннән бергә укыган дусларына хөрмәте никадәр зур булуын, укытучыларына рәхмәте чиксез икәнлеген һәм мәктәбен никадәр яратуын чамаларга-сиземләргә мөмкин.

Эчкерсез, ихлас сөйләшүләрдә кешенең кемлеге күренә, бөтен чынбарлык тулысы белән ачыла. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, берсенең дә кыек юлга кермәүләре, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштылар. Кичәнең тантаналы өлешеннән соң күмәкләп фотога төшү оештырылды.

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X