Нократ

Сүрелмәс ут йөрәгендә

Вахит ага Галиев авыл Советы, колхоз рәисләре булып эшләгән чакларында да күп дәрәҗәләргә ирешкән иде. Җитмеш яшенә җитеп пенсиягә киткәч йөрәгендә гомере буе дөрләгән шигырь уты, башкача инде түзә алмыйм дигәндәй, томырылып тышка бәреп чыкты. ВӘРИС ГАЛИ, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ун ел эчендә ун китап чыгарырга өлгерде ул. Бүген...

Вахит ага Галиев авыл Советы, колхоз рәисләре булып эшләгән чакларында да күп дәрәҗәләргә ирешкән иде. Җитмеш яшенә җитеп пенсиягә киткәч йөрәгендә гомере буе дөрләгән шигырь уты, башкача инде түзә алмыйм дигәндәй, томырылып тышка бәреп чыкты.

ВӘРИС ГАЛИ,

Реклама

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Ун ел эчендә ун китап чыгарырга өлгерде ул. Бүген инде шагыйрь Вахит Галиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины, унике китап авторы. Уникенчесе шушы араларда гына табадан төште. Казанның "Ихлас" нәшрияты аның "Мул җимешле гомер" исемле чираттагы китабын бастырып чыгарды. "Гомерем җимешләре", "Мәхәббәтнең яше юк", "Сагынып сөйләр көннәр", "Сандугачлы гомер", "Озын язлы көз", "Җырларымда гомерем дәвамы", "Бәхет таңым"... Вахит Галиевның иҗади осталыгы китабыннан китабына күтәрелә барды. Шигырьләренең тематикасы да гаять төрле. Туган авыл, Бөек Ватан сугышы урлаган балачак, табигатьнең гүзәллегенә мәдхия, яшьлек һәм мәхәббәт, чын дуслык кадере, кешелеклелек... Күңеленә охшамаган әйберләрне, кешеләрне, колхоз рәисе булып эшләгән чакларындагы кебек, чеметкәләп алырга да җай таба. Районыбызның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән мәктәпләрдә, китапханәләрдә узучы очрашуларда бик еш кына әлеге шигырьләрен дә укып, көлдереп ала ул. Шагыйрь Вахит ГалиевИнде 86 яшен тутырса да, илһамланып иҗат итүен дәвам итә ул. Татар әдәбиятында 90 яшенә җиткәндә дә язуын ташламаган әдипләр бармак белән генә санарлык: Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Басыйр Рафыйков... һәм Вахит Галиев. Яңа җыентыгына Вахит аганың соңгы вакытларда иҗат ителгән шигырьләре, аның турында журналистлар Алсу Дияр, Минневәрис Мингалиев, хезмәттәше Зөлфия Мансур, авылдашы һәм чордашы Миннемөхәммәт Хәнәфиев очерклары тупланган. Шигырьләре, гадәттәгечә, тормышыбызга аксакал күзлегеннән карап язылганнар. Аларда шагыйрьнең яшәешебезгә фәлсәфи карашы кайчагында юмор һәм сатира чалымнары белән дә үрелеп китә. Милләт, халык язмышы да борчый шагыйрьне. Болгар, Казан ханлыгы чорларын да искә ала. Бүген гомер кичерүче шәһәре-Мамадышның язмышы ил тарихы белән тыгыз бәйләнешле булуын оста гына шигъри калыпка салып, күңелгә ятышлы әсәрләр тудырган. Чын дуслыкка, олы җанлы, изге кешеләргә мәдхия дә җырлый ул. Комсызлык, явызлык чире белән авыручы адәм актыкларын утлы табада биеткән. Һаман да әле йөрәгендә мәхәббәт хисләрен дә җуймыйча саклаган аксакал. Чын мәхәббәтнең көчен, тәмен яши-яши аңлыйсың шул. Гомер буе янәшәңдә терәгең, киңәшчең булган хәләл җефетеңнең бернинди байлыкларга да алыштыргысыз зат булуы шигырьдән шигырьгә, китаптан китапка күчә. Җыентыкның "Мул җимешле гомер" дип аталуы да юкка түгел. Үзеннән соң матур эзләрне күп калдыра шагыйрь. Җәмәгате Наилә апа белән сигез бала үстерделәр. Бүген инде оныклары һәм оныкчыклары дистәләп исәпләнә. Хезмәттәшләре Вахит ага җитәкчелегендә эшләгән елларны сагынып искә алалар. Әдәби мирасы да бай. Җимешләре күп Вахит ага гомеренең! Бүген аксакалыбыз чираттагы китабын әзерләү мәшәкатьләре белән янып йөри. Аңа бары: "Афәрин, Вахит ага!"- дип кенә әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: