Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сонлыларның уңыш сере

Тирә-юньдә авыллар бетә, дип тәкърарлап торсалар да, Сон ягында башкарылган эшләр, күзгә күренерлек уңышлар шактый.

Үзебезнең авыл егете!

Югары Сонга Нәүрүз бәйрәменә баргач, кечесонлы Әнисә Шәрифуллина миңа бер шигырь бирде. “Башлыгыбыз Мансур Сәләховка юбилее белән котлап яздым, бигрәкләр дә уңдык бит үзебезнең авыл егетеннән“, - ди.

Авылыбыз төзек, матур,

Ташлы аның юллары.

Берсеннән-берсе тырыш

Фәрвәзетдин уллары.

“Авыл матур булсын!” - диеп,

Җиң сызганып йөрисез.

Төн йокыларын калдырып,

Тәүлек буе эшлисез.

Авыр чакта киңәш сорап,

Сезнең янга киләбез.

Ярдәм кулы сузыласын

Без бит алдан беләбез!

Сездәй җитәкчеләр сирәк,

Алсыннар Сездән үрнәк.

Милләтпәрвәрләр булганда

Авыллар яшәр гөрләп!

Халык мәхәббәтен яулавы җиңел эш түгел.  “Сюрприз”ны  Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлаховның үзенә дә укып күрсәттем. Рәис май кояшыдай елмайды. Аның белән башкарылган эшләр, алга таба корылган планнар турында әңгәмә корып алдык.

Программалар – зур ярдәм

  • Соңгы елларда республикабыз күләмендә авылларны саклап калу, аларның  социаль инфраструктурасын ныгыту буенча бик күп программалар эшли. Сон авыл җирлеге дә аларда актив катнаша, - дип башлады ул сүзен. Республикабыз Президенты программасы нигезендә Кече Сон авылында мәдәният йорты төзелгән, хәзер  мәдәни чаралар тагын да кызыклырак, жанлырак уза, халык та сәнгатькә күбрәк тартыла. Югары Сон авылына 4.2 км асфальт юл салынган. Кече һәм Югары Сон мәктәпләрендә җылыту казаннары алыштырылган. Өч авылда да ФАП, Кече Сонда авыл Советы бинасы ремонтланган. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә 13 яшь гаилә тормыш шартларын яхшырткан. Ветераннарны торак белән тәэмин итү Программасы ярдәмендә 25 ветеран һәм  сугышта ирләре һәлак булганнарның тол хатыннары фатирларда өй туйлары уздырган.  Республикада эшләп килүче үзарасалым программасы халыкның тормышын яхшырту һәм аларның активлыгын арттыру өчен иң мөһимнәрдән санала. Әлеге программа нигезендә жирлектә 3,4км юл салынган, 900 метр су линиясе үткәрелгән, өч авылга 226 данә электр энергиясен экономияләүче лампалар куелган. Шуның нәтиҗәсендә электр энергиясенә 1,6 млн сумлык экономия ясалган.
  • Авылларыбыз табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Өч авылны да урталай бүлеп Сон елгасы ага. Халыкка елганы аркылы чыгып йөрергә унайлы булсын өчен, 11 басма, күперләр төзедек. Чишмәләрне төзекләндереп, барлап торабыз. Авылдашларыбыз да үз өлешләрен кертәләр, иганәчеләр дә ярдәм күрсәтә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап, Кече Сон авылы уртасында сазлыкка әйләнгән урынны чистартып, күл ясадык, чишмәсен төзәтеп, ике урынга тимердән челтәр күперләр урнаштырдык.  Республикабызда тарихи биналарны саклап калу, аларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Без 300 еллык тарихы булган мәдрәсә бинасын аякка бастыруыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Бу изге эшне район җитәкчелеге, авыл халкы бердәм күтәреп алды. Күмәк тырышлык белән һәм  конкурста   1 млн грант отып, икенче тормыш бирдек без аңа. Бүгенге көндә бинаның бер өлешендә композитор Яруллиннар музее, икенче ягында татар мәгърифәтчесе, табиб Таҗетдин Ялчыгол тормышы һәм авыл тарихы чагылдырыла. Жирлегебездә халыкка яшәр өчен барлык шартлар тудырылган: су, газ, ут белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Авыл уртасындагы спорт мәйданчыгы балаларның яратып уйный торган урынына әверелде. Агымдагы елда, илкүләм проект кысаларында,  авылларны төзекләндерү буенча яна Федераль программа эшли башлады. Без дә ул Программаларга зур өметләр баглыйбыз, балалар мәйданчыгы, Яруллиннарның төп йорт урынында сквер ясар өчен документлар әзерләдек.  

Бердәмлектә - көч!

Җирлектәге эшне халык белән берлектә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Килеп туган  проблемаларны вакытында,  урыннарда  хәл итеп, заманадан калышмый, илебез, районыбыз җитәкчелеге белән берлектә, аңлашып, уңышлы гына эшләргә насыйп булсын иде,  - дип сүзен тәмамлады Мансур Фәрвәзетдин улы.

Кече Сон - мәшһүр композиторлар Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарның туган, күренекле язучы Таҗетдин Ялчыголның әтисе күмелгән авыл! Туган як горурлыгы булган бу шәхесләрне мәңгеләштерү йөзеннән керткән хезмәтләре өчен чын күңелдән шатлануы йөзенә чыкты рәиснең. Хәзрәтләр белән уртак тел табып, киңәшләшеп эшләүләре турында кат-кат кабатлады ул. Бәлки шуңа күрә дә сонлыларның һәр матур башлангычлары уңышка ирешәдер. Догалы җирдә бәрәкәт арта, диләр бит.

  Саннар һәм фактлар

Тарихы 17 нче гасырга тоташкан, сигез мең ярым гектарны биләгән Сон авыл җирлеге Урта, Кече һәм  Югары Сон авылларын берләштерә.  Җирлектәге 357 хужалыкта 855 кеше яши. Авыл жирлегендә 15 бюджет һәм 12 халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшли: төп мәктәп, ике балалар бакчасы, өч мәдәният йорты, өч китапханә, бер музей, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике элемтә бүлекчәсе, җиде кибет, һәр авылда мәчет бар. Территориядә АПК “Продпрограмма”сы филиалы урнашкан. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү, халыкны эш белән тәэмин итүдә әлеге оешманың роле бик зур. Шәхси хуҗалыкларда 659 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 165е - савым сыерлар. Җирлектә 1 крестьян фермер хуҗалыгы, 17 кече ферма авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара, 9 кеше үзмәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев