Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Сәләтле бала” проекты кемнәр өчен

Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе. Район мәгариф бүлеге методисты Йолдыз Мөхәммәдиева белән әңгәмәбез инде күп еллар уңышлы эшләп килүче “Сәләтле бала“ җирле проекты турында.

- Йолдыз Сәяфовна, күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: “Табигый сәләт очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,“– дигән. Сез дә, билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте чыннан да тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта, дип уйлыйсызмы?

  • Әлбәттә. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күрәбез, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.
  • -“Сәләтле бала“ проектының бурычлары нинди?
  • Сәләтле укучыларны һәм алар белән район дәрәҗәсендә эшләүче укытучыларны яклау, казанышларын бәяләү системасын кертү; кадрлар потенциалын үстерү; югары уку йортларының профессор-укытучы кадрларын җәлеп итеп, тармакара йогынты ясауны киң җәелдерү; укыту өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү; муниципалитетны үстерүнең уникаль ресурсы булган сәләтле балаларны ачыклауның, аларны педагоглар тарафыннан яклауның системасын булдыру; Бөтенсоюз фән олимпиадаларының, фәнни-гамәли конференцияләрнең төрле этапларында җиңүчеләрнең, призерлар санын күбәйтү; төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарының сыйфат дәрәҗәсен яхшырту...
  • -Җомга- шимбә көннәрендә нинди сабаклар бара?
  • - Әйе, һәр җомгада - олимпиадаларга, шимбә көнне төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүчеләр белән максатчан дәресләр бара. Шәһәребездәге беренче һәм дүртенче мәктәп базаларында КФУның Алабуга институтыннан чакыртылган профессор-укытучы составы, узган елгы бәйгеләрдә укучылары яхшы күрсәткечләргә ирешкән югары категорияле укытучылар шөгыльләнә.  Группалар  укулар, укучылар һәм аларның ата-аналары, мәгариф оешмалары гаризаларына бәйле рәвештә туплана. Бу группалардан тыш, каникул көннәрендә дә башка фәннәрдән дә олимпиадаларга әзерләү буенча төркемнәр оештырылачак.
  •  - Сәләтле балалар белән болай максатчан эшләүнең нәтиҗәләре бармы?

-Эшебезнең нәтиҗәсе - укучыларның уңышларында. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурсларда яуланган җиңүләр санап бетергесез. Ел саен меңләгән укучыбыз төрле чараларда катнаша. Проект гамәлгә кертелгән 2013-2014нче уку елында бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында 9 призер, республика этабында 24 призер һәм җиңүче исәпләнелсә, 2017-2018нче уку елында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрнең гомуми  саны 66га тулды. Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыручы укучыларның бик күп предметлар буенча күрсәткечләре яхшырды. Мамадыш районы һәрьяктан беренче позициядә. Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларга да зур рәхмәтемне белдерәм. Һәр уңыш - педагог һәм шәкертнең уртак иҗади зур хезмәте, фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе ул. Проектыбыз кысаларында без аларны төзәткәләп, юнәлеш биреп, яңа җиңүләргә рухландырып кына торабыз.

  • - Сәләтле балаларга нинди кызыксындыру чаралары каралган?
  • Район башлыгының Академик К.А. Вәлиев исемендәге “Математика буенча иң яхшы укучы“, “Физика буенча иң яхшы укучы“га аталган грантлары; “Укытудагы аеруча уңышлары өчен“ гранты; башкалабызда узучы Президент чыршысында катнашу; сәләтле балалар өчен муниципаль район башлыгының чыршы бәйрәмендә күңел ачу; уку елы, мәдәни һәм спорт сезоннарына нәтиҗәләр ясау тантанасында район башлыгы премияләрен тапшыру; җиңүчеләрнең исемнәрен матбугатта яктырту; аларның җәйге ялларын “Интеллект“ бюджет лагеренда үткәрүне оештыру; Биләрдә “Сәләт“ форумында катнашу – проект кысаларында балаларны рухландыручы кызыксындыру чаралары булып торалар.
  • -Проектның перспективасын  күрәсезме?
  • Безнең бу җирле муниципаль проект белән кызыксынучылар күп. Алдынгы тәҗрибәбез Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм республика мәгариф үзәге үткәргән өченче республикакүләм фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча “Мәгариф системасында сәләтле балалар: Проблемалар, перспективалар, үсеш - 2016“ җыентыгында басылып чыкты. Аның хәрәкәт итү схемасы һәм нәтиҗәләре район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре урынбасарларының 2017нче елның апрель аенда үткән “Гомуми белем бирү  ФГОСын тормышка ашыру методикасында муниципаль модель“ семинарында тәкъдир ителде. Җирле проектыбызның яңалыгы шунда: Мамадыш муниципаль районында сәләтле балалар белән эш координацияләнеп, мәгариф системасының барлык дәрәҗәдәге механизмнары белән аңлашып, үзара көйләнеп башкарыла. Киләчәктә районыбыз белән укымышлы, уңышка ирешүчән яшьләр идарә итсен дисәк, аларга нәкъ менә хәзер төрле яклап игътибар итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев