Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сәхәр, ифтар тәртибе, укыласы догалар

Рамазан аена аяк бастык. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын.

Сәхәр, ифтар тәртибе, укыласы догалар

 

 

Сәхәр кояш чыгарга якынча 2 сәгать кала ашала. Сәхәр ашаганнан соң шушы дога укыла:

 

«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМАДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГӘӘЛӘ».

 

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен их­ласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга чаклы Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

 

Кояш баегач, авыз ачабыз. Хөрмә кабып кую хәерле булыр.

 

Авыз ачканнан соң укыла торган дога:

 

«ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТУ ҮӘ БИКӘ ӘӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮВӘК-КӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ, ФӘГЪФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ».

 

Мәгънәсе: «Әй, Аллаһым, шушы ура­замны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем, һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһла­рымны да, киләсе гөнаһларымны да яр­лыка».

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ифтар сәхәр