Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Шәдчелеләр үз тарихларын барлый

Быелгы язның шәдчелеләргә быел икеләтә шатлык алып килде: ямь өстенә ямь өстәп, алар үз авыллары турында китапны тәкъдир итү кичәсен бик зурдан кубып оештырдылар.

“Безнең Мамадыш районы тылсымлы табигатьле, олы тарихлы, талантлы кешеләргә бай як. Вакытында тирә-юньгә данлыклы Шәдче төбәге, аның гүзәл кешеләре, матур эшләрен яктырткан тарихи-документаль хезмәтне кулга алу – тарихыбыз, җирдә калдырган эзләребез югалмауга шаһит. Тарихны кешеләр тудыра“, - дип башлап җибәрделәр очрашуны Гүзәл Шрыкова белән Ленар Садыйков. Гөлзилә Таипова, Фаяз Габдрахманов, Азат Фәләхов, Роза Ясәвиевна, Гөлназ Гәрәева, Рафаил Газизов чыгышларында күпме хатирәләр яңарды, тамашачылар белән бергәләп бихисап исемнәр искә төшерелде. Ямашев исемендәге колхоз кешеләренең фидакарьлеге, фаҗигаләргә, дан-шөһрәтләргә бай вакыйгалар белән сугарылган язмышлар яңадан җанланды. Әнә Нәкыя Гайфетдинова образын чагылдырган ханым колхозлашу чорын исенә төшерә. Сәхнәгә күтүмкәле дүрт кыз чыга, алар капчыкларын җилкәләреннән җиргә ташлап, аларның өсләренә утырып, якты киләчәк турында хыялланалар. Уйлары чынга аша, тик аларның чабаталары да, кара шәлләре дә гомер буе артларыннан сөйрәлеп килә... Илдә сугыш башлана. Үзләре ачлыктан интеккән авыл халкы эвакуацияләнгән тугыз гаиләне дә киң күңел белән сыйдыра; карт-коры, хатын-кыз, бала-чага көнне-төнгә ялгап эшли: ат чанасына җигелеп, туң тиресне чабып кырга чыгара; капчык асып, Кукмарадан орлык ташый; Лубянда урман кисә, кыр станнарында кунып эшли; Черек бәрәңге коймагы, алабута күмәче ашап, 30-35әр сутый урак урып, көнлек нормаларын арттырып үти. Танк колоннасына һәр эшләүчедән 200әр сум взнос кертә, җылы киемнәр җыйнап, фронтка озата, Бөек Җиңүгә шулай үз өлешен кертә... Экранда шул темага фотолар чагыла. Тамашачыларның күзләрендә мөлдерәмә яшь, ул чорларны хәтерләүчеләр шактый... Шәдче турында китап битләре алга таба ачыла. “Хезмәт бәхет китерә” бүлегендә авылның хөрмәтле кешеләре турында язмалар тупланган, вакытлы матбугат битләрендә аларга дан җырлаган язмалар урын алган. 1950нче елда колхоз рәисе итеп Мөхәммәтдин Гайфетдиновны сайлыйлар.  Колхоз 1953нче елдан алып СССР Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып килә, төрле дәрәҗәләргә лаек була. 1954нче елда Сөрүр Шәрипова, Галиәхмәт Шәяхмәтов, Гыйлемхан Миннеханов ВДНХга вәкил итеп сайланалар. Казанда, Мәскәүдә эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. 1958нче елда колхоз ВДНХның – көмеш, 1966нчы елда алтын медаленә лаек була. Механизатор Илдус Әүһадиев колхозчыларның IV Бөтенсоюз съездына делегат булып бара. Аңа һәм Александр Павловка - РСФСР һәм ТАССРның  атказанган авыл хезмәтчәннәре, Нуриәхмәт Ситдыйковка - ТАССРның атказанган механизаторы, Александра Абрамовага - ТАССРның атказанган терлекчесе, Миңнеҗамал Закировага ТАССРның иң яхшы кош караучысы исемнәре бирелә. Тракторчы Николай Никифоров, савымчы Мәсрүрә Исмәгыйлова, ферма мөдире Сөрүр Шәрипова – “Хезмәттәге казанышлары өчен”, терлек караучы Зиннәтбану Шакирова “Почет билгесе” ордены, савымчы Зөләйха Исхакова, тракторчы Васыйл Һадиуллин “Хезмәт Кызыл Байрагы” һәм Ленин орденнары, савымчы Саҗидә Вәлиева ”Хезмәт Кызыл Байрагы”, ферма мөдире Гарифәбану Садыйкова Ленин ордены белән бүләкләнәләр. 1967нче елда Ямашев исемендәге колхоз әгъзалары Зөләйха Исхакова, Иван Егоров, Гарифәбану Садыйкова Республиканың Почет китабына кертеләләр. Минҗамал Закировага ТАССР Верховный Советының Почет грамотасы тапшырыла. Дистәләгән эшчеләр район почет китабына кертелә, колхозның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреатлары булалар. Күмәк хуҗалыкның икътисадын күтәрүгә керткән хезмәтләре өчен, колхоз рәисе Мөхәммәтдин Гайфетдин улы 1966нчы елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1967нче елда инде икенче тапкыр ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана. Ул җитәкләгән колхоз үзенең ныклы инфраструктурасы белән тирә-юньдәгеләрдән аерылып тора, республикада беренчеләрдән булып миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул “Мамадыш” совхозын җитәкли башлагач та аны биш ел эчендә миллионерга әйләндерә. Талантлы рәисне КПССның 24нче съезды делегаты итеп сайлыйлар, Октябрь революциясе һәм Ленин орденнары белән бүләклиләр. Китапның “Яхшылык онытылмый” бүлегендә авылдашлары Мөхәммәтдин аганың кешелеклеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, икътисадый, социаль мәсьәләләрне  уңай хәл итү юнәлешендәге эшчәнлеге турында истәлекләр белән бүлешәләр.  Колхозны миллионер дәрәҗәсенә җиткергән, өмет-ышаныч биргән, булдырып яшәү дәрте уяткан Мөхәммәтдин Гайфетдинов, чыннан да – легендар шәхес .

 Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыковның, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Шакировның тәбрикләүләре, лаеклыларга тапшырган диплом-бүләкләре кичәгә җитдилек өстәде. Әлеге җыентыкның авторлары Әлфия Сингатуллина һәм Рәсимә Галиева вакыйгаларның, игътибарның үзәгендә булдылар. Динара Николаева, Гөлнур Васыйлованың җырлары, Фарил Дөлмиевның саксофонда, Александр Архиповның тальянда уйнаулары, мәдәният йорты каршында оешкан халык уен кораллары ансамбле, хоры чыгышы, мәктәп укучылары монтажы, күпләгән сценкалар – кичәне төрле яктан ачты.

Әйе, милләтебез тормышында, ил күләмендә күренекле эшләр башкарган, абруйлы шәхесләргә бай булган авыллар хәтер китапларында, тарихта калалар. “Гасырлардан килгән яктылык” китабы үзенең укучысын һичшиксез табар. Беренче карлыгач үз артыннан тагын да күләмле, саллы энциклопедик басмалар әзерләүдә башлангыч һәм нигез булып торсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев