Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Шәһәр музее реконструкциядән соң тәүге кунакларын кабул итте

Алты мең экспонат. Хәер, әлегә аның 3 меңе генә халык хозурында. Калган 3 меңе белән райондашлар бераз соңрак таныша алачак. Тәфсилле реконструкциядән соң шәһәребезнең "Тугак якны өйрәнү" музее үз ишекләрен ачты. Ачылыш 9 май иртәсендә узды. Музейның тормышын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш...

Алты мең экспонат. Хәер, әлегә аның 3 меңе генә халык хозурында. Калган 3 меңе белән райондашлар бераз соңрак таныша алачак. Тәфсилле реконструкциядән соң шәһәребезнең "Тугак якны өйрәнү" музее үз ишекләрен ачты. Ачылыш 9 май иртәсендә узды. Музейның тормышын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов бәяләделәр.

Моңа кадәр музей ике катлы бинаның беренче этажында гына урнашса, хәзер аның икенче катын да тарихи бүлмәләр били. Яңа сулыш алган музейда бүгенге көндә барлыгы 11 зал. Һәр зал аерым бер чорга карый. Мисалга, Беренче Бөтендөнья сугышын, Бөек Ватан сугышын, Совет заманын чагылдыручы заллар, туган якның табигатенә (флора, фаунасына), шәхесләренә багышланган экспозицияләр бар. Әлеге күргәзмәләрне әзерләү эшенә музей хезмәткәрләре агымдагы ел башыннан керешкән иделәр. Үткәннәр белән киләчәкне бәйләп тотучы, буыннар чылбырын саклаучы музей белән теләге булган һәркем таныша алачак. Киштәләрдә урнашкан экспонатлар һәрдаим яңартылып торачак, дип ассызыклады музейның кече фәнни хезмәткәре Гөләмдәм Давытова.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250