Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сак булыгыз! Елгаларда боз эри!

Ял көннәрендә Татарстанда шактый җылы һава торышы күзәтеләчәк. Шуңа күрә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра.

Җылы һава торышы нәтиҗәсендә елгалардагы бозның ныклыгы бермә-бер кими. Өстән аны кояш эретсә, астан исә агымсу тәэсир итә. Мондый шартларда боздан йөрү кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Бигрәк тә яр буендагы боздан сак булырга кирәк.

 

5 нче номерлы эзләү-коткару зона отряды башлыгы Сергей Зимин сүзләренә карганда, мондый вакытта сак булырга кирәк. Әгәр дә сез боз астына киткәнсез икән, судан чыгып, килгән якка шуышып барырга кирәк. Әгәр дә сез башка берәүнең су астына төшкәнен курсәгез, 112 номерына шалтратыгыз. Янәшәдә таяк яки такта кисәге булса, аны батучыга сузып, судан чыгарырга кирәк.

 

Аерым алганда, бүгенге кондә Нократ елгасында бозның гомуми калынлыгы 50 сантиметр чамасы. Моннан тыш, боз көпшәкләнеп тора, кайбер урыннарда аның өстендә сулы кар ята, шунлыктан бозның калынлыгы 20–25 сантиметрдан артмый.

Яр буенда уйнарга, агып барган бозлар өстенә менәргә яраткан балалар өчен язгы ташу чоры аеруча зур куркыныч тудыра. Аларның бозда уйнавы гадәти хәл, дип ассызыклый белгечләр.Бу вакытта төрле бәхетсезлекләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

 

Тагын бер кат исегезгә тошереп китәбез,  боз китү һәм язгы ташу чорында су тирәсенә якын килү, аның тирәнлеген үлчәү, елга аркылы чыгу, биек яр өстендә тору, боз тыгылган урыннарга якын килү, яр буеннан боз кисәкләрен төртеп җибәрү, алар буенча йөрү һәм башка гамәлләр катгый тыела. Сак булыгыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев