Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Рухи мирас - мәңгелек

Югары Сон авылында яшәүче Саймә Заһриева-Фазлыгалимова, әтисе Фазлыгалим хәзрәттән мирас булып калган, 1906нчы елда Казанда Харитонов типографиясендә басылган, шәҗәрәнең иң кыйммәтле ядкәре– борынгы Коръәнне, аның документларын шәһәребездәге мәдрәсә музеена тапшырды. Аны районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсәдә укыту эшләре буенча директор урынбасары Ранил хәзрәт Талипов кабул итеп алдылар.

Әтисе, Фазлыгалим хәзрәт, 1940нчы елда, биш баласын ияртеп, Донбасска чыгып китә. Бәхетне дөнья буйлап эзли. Язмыш җилләре аны Чиләбегә, аннары Ташкентка илтә. Аны зурлап әлеге шәһәрнең Карасум мәчете янына күмәләр.

Мәдрәсә музеенда тарихи ядкәрләр шактый җыелган.

– Борынгы Коръән китаплары, шамаилләр, буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә музейлар оештыру бик әһәмиятле, – ди Ранил хәзрәт.

Саймә Заһриева, туган авылына Ташкенттан кайтып, гап-гади авыл йортын виноград тәлгәшләренә, чәчәкләргә күмеп, тирә-юнендә гөлбакча ясап, матурлык тудырып, умарта, кәҗә асрап яшәп ята. Үз-үзен аямыйча, гомер буе туган халкына, сәнгатебезгә хезмәт итүче, бүген исә, үткән белән киләчәкне тоташтыручы, Югары Сон авылында зур тәрбияви әһәмияткә ия булган музей да оештырды. Аның үзенең шәкертләре дә күп. Коръәнне шулкадәр затлы итеп, берничә тапкыр итеп яңарттырган. Мәдрәсә музеендагы битләре таушалган, ертылган Коръәннәрне реставрацияләргә дә алынды ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец бабулька