Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Рәхимле” мәчете ил белән төзелде

Узган шимбәдә “Мамадыш совхозы“ бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасы олы бәйрәмгә әверелде. Килгән кунакларның, җыелган халыкның саны бихисап иде. Әйтерсең, табигать тә бу вакыйгага шатлана: пыскаклап торган яңгыр туктап, күктә ялт итеп кояш чыкты. Яңа мәчет аеннан тирә-юньгә нурлар сирпелде. Сан ягыннан әйткәндә, районыбыздагы 56нчы Аллаһ йорты бу. “Рәхимле“ мәчете хакында ил белән төзелде, диләр.

Әлеге күркәм чараны Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин Коръән укып башлап җибәрде. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин халыкны вәгазьләде, җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аннары гыйбадәтханә төзелешенә аеруча зур өлеш керткән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинга, шәхси эшмәкәр Радий Низамовка, шәхси эшмәкәр Равия Зияровага ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды.

- Мәчет “Мамадыш совхозы” бистәсен ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен, – диде үз чыгышында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Бүләкләү тантанасын дәвам итеп, шәхси эшмәкәр Равия Нургали кызы Зияровага “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медален, “Төзүсервис” җәмгыяте директоры Илфат Хаҗиевка, “Мамадыштөзү” җәмгыяте генераль директоры Зөфәр Гәрәевка, районның баш архитекторы Рамил Миннехановка, шәхси эшмәкәрләр Ришат Госамовка, Гөлнәзирә Гаяновага, Хәмит Ясәвиевка, Илгизәр Ибраһимовка, Розалия Җиһаншинага, дин эшлеклеләре Әлфия Вәгыйзова һәм Нурфия абыстай Шәфыйковага Рәхмәт хатлары тапшырды. Башлыкның мәчеткә аталган махсус асыл бүләге дә бар – якташыбыз, күренекле хаттат Нәҗип ага Нәккаш иҗат иткән искиткеч шамаилләр түрдә урын алды. Үзе дә мәртәбәле кунаклар сафында басып торган автор иман йортына  бик күп китапларын бүләк итте. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин да катнашты.

–Беренче уңыш – мәчетне төзеп бетерү булса, икенче уңыш – анда кешеләрнең күпләп йөрүе. “Рәхимле” мәчетеннән халык өзелмәс, дип ышанабыз, – диде ул. Бәйрәм чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да чыгыш ясадылар. Йомгаклау сүзләрен район мөхтәсибәте җитәкчесе, “Рәхимле“ мәчете имамы Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Нурфия абыстай Шәфыйкова әйттеләр. Нурфия абыстайның чыгышы аеруча тәэсирле булды. Шушы бистәдә гомер кичереп, бөтен тормышын шәһәрдәшләребезгә дини гыйлем бирүгә багышлаган, йөзләгән шәкертләр тәрбияләгән, Казан Ислам университетына укырга киткән җирендә башкалабызда 33 яшендә ахирәт сәфәренә киткән Венера абыстай Яруллинаны ак күлмәк кигән килеш төшләрендә күрүчеләр булган. Фалны яхшыга юрыйлар. Равия ханымны халык каршына яңадан чакырып чыгарып, олы рәхмәт сүзләрен  җиткерде ул, иңнәренә ак яулык салды. Хөрмәтле хәйрияче, якташыбыз Равия Нургали кызы хакында аерым әйтеп узу кирәктер. Аллаһ йортын торгызуга ул аеруча зур булышлык күрсәткән. Туган ягы мөслимәнең ярдәмен һәрдаим тоеп тора. Аңа медаль тапшырганда, хәзрәтләр тәкбир әйтте. Җәмгыятькә файдалы булу, игелекле эшләр башкару, кулдан килгәнчә ярдәм итүне шулай ук гыйбадәткә тиңлиләр. Гомумән, мәчет төзүгә матди өлеш кертүче, хезмәтләре, кылган гамәлләре, догалары белән ярдәм итүчеләргә әҗер - савапларын күрергә насыйп әйләсен. Аллаһы Тәгалә йорты булган авылда бәхет бар, дип әйтәләр. Аллаһының рәхмәте белән мәчетләребез калка. Районыбызда тагын дүрт мәчет төзелеп ята. “Рәхимле” рәсми төстә хәзер  генә ачылса да, мәхәллә инде күптән әзер. Мөселман кардәшләр биредә ике гает үткәрделәр, имам-абыстайларның ай саен оештырыла торган җыелышлары да берничә тапкыр монда узды.

Халык тәкбир әйтеп Аллаһ йортының эченә үтте. Нинди күркәм, күңелгә ятышлы килеп чыккан ул! Биредә кунаклар белән бергә өйлә намазы укылды. Аннан соң, барысы да, махсус автобусларга утырышып, шәһәрдәге икенче санлы лицейның ашханәсенә районкүләм Корбан ашына рәхим иттеләр. Анда 350 кешегә табын корылган иде. Фойеда аларны туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан әзерләнгән борынгы Коръән китаплары күргәзмәсе каршы алды. Кунаклар шәһәрдәшебез Гүзәлия Гобәйдуллинаның искиткеч чигү үрнәкләренә дә хәйран калды. Мәҗлескә килүчеләр сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазьләр тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев