Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Зур югалту: Раиф Шәрияздан улы Сафин арабыздан китте

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Озак еллар җитәкче вазыйфалар башкарган, итәгатьлелеге, олы җанлылыгы белән кешеләр хөрмәтен яулаган Раиф Шәрияздан улы арабыздан китте. 

Раиф Сафин 1942нче елның 16нчы декабрендә Иске Комазан авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген Иркутск шәһәрендә гади эшче булып башлый. Шунда урман техникумын тәмамлый. 1969нчы елда районыбызга әйләнеп кайтып, “Татколхозстрой“ берләшмәсенең Мамадыш төзү-монтаж идарәсендә өлкән мастер булып эшли башлый. Кабат прораб, өлкән прораб, баш инженер вазыйфаларын башкарды. “Татмелиоводстрой“ның 10нчы механикалаштырылган күчмә колоннасы, “Татагропромстрой“ның МПМК-1 коллективларын җитәкләде. 1989нчы елда МПМК-2 төзелеш оешмасына директор итеп билгеләнде. Кабат элеге предприятие “Мамадыш МПМК-2“ ААҖ, 2004нче елда – “Мамадыштөзү“ ЯАҖ итеп үзгәртелде. 

Раиф Шәрияздан улы һәрвакыт үзен белемле, компетентлы җитәкче, оста оештыручы итеп күрсәтте, хезмәт сөючәнлеге, максатка омтыручанлыгы белән аерылып торды, эш процессына алдынгы технологияләрне кыю кертте. Һәрвакыт гади хезмәт кешесе мәнфәгатен кайгыртып яшәде. 

Тырыш һәм намуслы хезмәте “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе“ мактаулы исеме, “Россиянең мактаулы төзүчесе“ билгесе, Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәте өчен“ медале һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Ул Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины да иде. Күп тапкырлар район һәм шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. 

Раиф Шәрияздан улы Сафинның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә озак сакланыр. Гаиләсенең, бөтен туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

А.П.Иванов, Р.Р.Сәмигуллин, В.Н.Фәизов, И.М.Дәрҗеманов, М.Р.Хуҗаҗанов, В.И.Никитин, Р.К.Мөхәммәтҗанов, А.Х.Әгъләмов, Р.М.Гарипов, Р.Р.Дөлмиев, И.Г.Гаптрахимов, М.М.Муллахмәтова, Г.В.Талипова, Х.Г.Кәримов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югалту Раиф Сафин