Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

 Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк

3нче июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне хәл итәчәкләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда...

3нче июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне хәл итәчәкләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20нче майга кадәр теркәлү уза ала.

Рөстәм Миңнехановка сорау бирү өчен эшмәкәрләр бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbil.ru электрон почтасына гариза юлларга тиешләр.

Очрашуны ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов оештыра. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы белән мондый ачыктан-ачык сөйләшү агымдагы елның март аенда Казанда үткән иде инде. Эшмәкәрләр төрле темаларга 25тән артык сорау бирделәр: Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдәне үстерү, кредитларга процент ставкаларын күтәрү, сәнәгать парклары проблемалары һәм башкалар. Сөйләшүдә 200дән артык эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сорауларга да җавап бирде һәм министрлар алдына биредә яңгыраган проблемаларны хәл итү бурычын куйды.

"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014нче ел азагыннан бирле даими режимда эшли. Эшмәкәрләрнең власть органнарында хезмәт куючы беренче затлар белән очрашулары һәр ике атна саен уздырылып тора. Бизнес вәкилләре Казан мэры Илдус Метшин, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзоры), Артем Сидоров (ТР Минэкология) һәм башкалар белән очраштылар. Проект бизнеста уңай хәл ителгән проблемаларның дистәләгән тарихын туплады.

Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный: " Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минем каршыма бурыч куйды: бизнес белән турыдан-туры аралашуны, диалогны җайга салырга. Проблемаларны, зарларны тыңлап кына утыру формасында түгел, ә киредән оператив бәйләнеш - эшмәкәрләрнең конкрет сорауларын хәл итү юлы белән. Без Россиядә беренчеләрдән булып мондый форматтта эшләүне җәелдереп җибәрдек, министрлык һәм ведомство вәкилләре белән эшмәкәрләрнең берничә очрашуын уздырдык. Мондый очрашулар аена ике тапкыр, ә югары дәрәҗәдә Президент катнашында булганнары квартал саен уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250