Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Отарка карьеры эшчеләренең хезмәт хаклары 12 метр җир астыннан чыга

Клиентларына ваклатып җибәрә торган таш катламына төшеп җитү өчен аларга башта 10-12 метр тирәнлектәге җирне күчерергә кирәк. Ә анда нәрсәләр генә очрамый. Борынгы агачлар кәүсәләре дә, комташлар да, таштай ыгызланып каткан үзле кара балчык та... Карьерны Отаркадан Грахань ягына таба үзләштереп барган саен, таш катламы тирәнәя бара.

–12 метрдан беренче катлам чыга. Анысы бик калын түгел. Грунтны тагын бераз чистарткач, икенче катлам башлана. Ул – 1-1,5 метр калынлыкта. Ташны экскаватор белән актарып чыгаргач, “Драга-лайн” җайланмасы белән ваттырабыз. Аннан, үзебезнең “КамАЗ” машиналарыбызга төяп, ваклагычка ташыйбыз. Ваклагычтан өч төрле фракциядәге таш чыгарырга мөмкин. Известе дә аерып алына, – дип үзләренең технологик процессларын аңлатты мастер Рамил Шаһивәлиев.

“Юлчы” җәмгыяте Отарка карьерында чыгарган ташлар ул эшли башлаган 2005нче елдан бирле районыбызның күпчелек авылларындагы юлларына түшәлгән инде. Рамил Шаһивәлиев сүзләренә караганда, соңгы вакытларда гына да Соколка, Катмыш, Югары Ушма һәм Түбән Ушма авыл җирлекләре, үзарасалым программасы буенча, урам юлларын ремонтлау өчен алганнар. Бу көннәрдә “ Т ө з ү м е л и о р а ц и я ” җәмгыяте ташый. Иске Казан юлының Югары Ушмадан Иске Заводка кадәрге өлешендә эшләүче юлчылар да алып китә. Смена саен 100-115 тонна вак таш әзерләнә карьерда. Известьны “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте ала. Районыбыздагы крестьянфермер хуҗалыклары да аның кырларның у ң д ы р ы ш л ы л ы г ы н күтәрүдәге файдасын белеп алганнар. Ә калдыкларны карьерның ташлары алынган өлешенә ташлыйлар. Ул урынн а р х ә з е р т а ш л а п кителмиләр.

Балчык ташып тигезләгәннәр һәм фермерлардан костер белән люцерна алып чәчеп куйганнар. –Безне гел тикшереп торалар. Бервакыт Яр Чаллы экологлары килде. Хәзер сезнең кайсы төшләрдә т е р р и т о р и я г е з д ә н күпмешәр читкә чыкканыгызны әйтәбез, диләр. Квадракоптерларын чыгарып, очыртып җибәрделәр. Бик яхшылап спутник системасы аша тикшерделәр.

Сезнең бөтенесе дә тәртиптә икән, дип киттеләр, – ди Рамил Шаһивәлиев. Эшчәнлекләрен махсус лицензия буенча алып баралар алар. Юлларны тәртипкә китерү өчен ел саен меңәрләгән тонна вак таш әзерләп озатучы шушы коллективта, каравылчы һәм пешекче белән, барысы унике кеше эшли. Әйе, үзләренең ашханәләре дә бар. Анда әбәтне бушлай ашыйлар. Яңгырлы көннәрдә ремонт-көйләү эшләре белән шөгыльләнәләр. Кышкы айларда да эшләре дәвам итә. 25-30 градуслы салкыннарда гына туктап торырга мәҗбүрләр. Эшчеләрне вахта машинасы белән Рамил Шаһивәлиев үзе йөртә.

Карьерда ике таш катламы арасыннан чип-чиста ком да чыга әле. Штукатурлау өчен идеаль материал ул. Елга комындагы кебек вак ташлары, чуерташлары юк. Аларын тирәюньнән ишетеп белгән кешеләр алып китә. Хәзер шәһәрләрдә һәм авылларда шәхси төзелешләр бик күп бара бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев