Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Олыязлы Гөлнара Галимуллинадан кош теле рецепты

Әлеге искиткеч итеп бизәлгән, бик тәмле, авызда эреп тора торган кош телләре күп кенә туйлар күрке, ТНВның Казан стоматологлары арасында Гөлнараның улы Илназ катнашканда “Башваткыч“ тапшыруына күчтәнәч булырга да өлгергән инде!

 

2 йомырка сарысы, 3 бөтен йомырка, чеметем генә чәй содасы салып, миксер белән яхшылап күпертәбез.  Он салып, камыр басабыз. 15-20 минут пакет каплап ял иттерәбез. Камырны алып, 3 кисәккә бүләбез дә, җәемне юка итеп, җәеп, уртага бөкләп (камыр ике катлы була) тасмалар кисәбез. Шул тасмаларны ромбик формасында кисеп чыгабыз. Тагын пакет каплап торып, кызган майда пешереп  алабыз. Хәзер инде сироп әзерлибез: 1 стакан су, 1 стакан песок салып, газга куябыз. Ул кайнап чыгып, 5-6 минут кайнагач, сүндерәбез дә, 1 аш калагы бал кушып болгатабыз. Сироп  әзер. Хәзер кош телләребезнең ике ягын да сироп белән  сыпырып, сай тәлинкәгә формалап тезәбез. Кош телебез әзер. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев