Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Нократ“сыз тормыш күңелсез

​​​​Почта элемтәсе бүлекчәләрендә чираттагы "урак өсте" – икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу бара. Мамадыш районы почта элемтәсе участогы матбугат басмаларына язылуны кызу темплар белән оештыра. Электрон почта һәм Интернет заманында яшәсәк тә.

“Нократ“ (“Вятка“)  редакциясе дә зур хезмәт куеп нәшер иткән басмабызны халык арасында пропагандалаучы, аны яздыручы, әбүнәченең өенә китереп бирүче почта хезмәткәрләренә, бигрәк тә хат ташучыларга рәхмәтле. “Сер түгел, соңгы елларда шәхси газеталар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үсә. Халыкка сайлап алу мөмкинлеге зур. Күпләр күренекле шәхесләр турында имеш-мимешләр, гайбәтләргә корылган язмаларны укырга яраталар һәм шундый басмаларга язылалар да. Ләкин без беренче чиратта халыкны район газетасына язылырга өндибез. Чөнки ул– җирле власть белән халыкны бәйләп торучы басма. Башкаларда укырга кызыклы әллә нинди язмалар булса да, район хәлләре белән фәкать үзебезнең газета аша гына танышып була бит“, –ди “Нократ“ны язылуны оештыруга аеруча зур җаваплылык белән караучы подписка бүлеге начальнигы Лилия Ибраһимова. Менә шулай бердәм булып эшләвебезнең нәтиҗәсе дә күз алдында.

17нче май көнне ташламалы бәяләрдән язылуны шәһәребезнең композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә оештырдык.   Керү ишегенә  олы хәрефләр белән: “Абунәче көне үткәрелә", – дигән игълан элгәннәр. “Әйдәгез, сезне барысы да көтәләр",–дип каршы алды безне Галина Петрова. Чынлап та, берничә минуттан укытучылар агыла башлады. Җитмәсә, безнең күңелне күтәреп, барысы да газетага языла! Чират хасил булды. Квитанцияләрне тутырып, өлгереп кенә җиткер. Чара нәтиҗәле үтте: 12 кеше киләсе елның яртысына район газеталы булды.  Хезмәткәр Илсур Вәлиев: “Кемдер күрсәтмә биреп кенә язылмыйм, күптән инде район газетасын рәсмиләштердем. Хат ташучыбыз Альбина Яруллинага язылам. Район газетасын 1986нчы елдан бирле алдырам, яратып укыйм“, – диде.

Газетабызга беркем дә мәҗбүри яздыра алмый, ә менә дөрес юнәлештә аңлату эшләре алып бару – дөрес гамәлдер. Безнең эшнең төп үзенчәлеге – кешеләр белән эшләү. Һәрберсе белән уртак тел табарга, игътибар белән тыңлый, аңлый белергә кирәк.

Җитәкчеләре Ольга Хәсәнова “Абунәче көнен“ яхшы оештырган. Ә без, үз чиратыбызда, аңа олы хөрмәтебезне һәм рәхмәт хисләрен белдереп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев