Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Никахларны шәп терки ул!

Һаман өйләнә алмыйча йөрисезме?! Көек-Ерыкса авыл җирлеге секретаре Инзил Илгизәр улы Сәләхетдиновка мөрәҗәгать итегез!

Ул быелның июль аенда Кукмарада  үткән “Гражданлык хәле актлары тантаналарын теркәүне иң яхшы алып баручы“ конкурсында беренчелекне яулаган иде. Һәм менә тагын шатлыклы хәбәр! Инзил Сәләхетдинов әлеге конкурсның республика этабында финалга чыгып, “Никахларны татар телендә иң яхшы теркәүче“ номинациясендә җиңүче булган.  Әйе, ЗАГС хезмәткәрләренең дәүләт масштабында  да, аерым кешеләр язмышына да керткән өлешләре гаять зур. Гражданинның тормыш юлын дөньяга аваз салганнан алып, соңгы юлга озатканчы күзәтәләр бит алар. Әлеге һөнәр ияләренә, юридик белемнәрдән кала, җан җылысы, үз эшеңне чын күңелдән ярату, башкалар күңеленә күпер сала белү кебек асыл сыйфатлар хас булуы да кирәк. Якташыбызны җиңүе  белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез! Конкурсның соңгы нәтиҗәләре агымдагы елның декабрь аенда, ТР ЗАГСының 100 еллыгына багышлап Казанда үткәреләчәк  чарада ясалачак. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Инзил кэрдэш. Булганнан бар да була!