Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Музейда ачык ишекләр көне бара

Бүген Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музее 9 май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган ачык ишекләр көне уздыра. Биредә иртәннән үк зур җанлылык хөкем сөрде. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышы экспозицияләре белән кызыксынучылар бик күп.

-    Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат сораучылар, аларның каберләрен эзләп табып, зиярат кылырга теләүчеләр саны артканнан - арта бара. Соңгы көннәрдә генә дә Пермь, Ижевск, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән шундый эчтәлектәге хатлар алдык. Барысын да җыябыз, мәгълүматларны эзләшәбез. Бу мәсьәләдә райондашлар да активрак булсыннар иде, барысына да булышачакбыз. Киләсе елга алдыбызда зур вакыйга тора – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Аңа әзерлек эшләре инде бара. Тиздән балалар бакчалары, мәктәпләр буйлап “Хәрби чемодан“ акциясе башлап җибәрәчәкбез. Чемоданда – граната, каска, пистолет кобурасы, тәмәке янчыгы кебек экспонатлар... Балаларга шуларны күрсәтеп, сугыш темасына чыгышлар ясаячакбыз, алаларны өчпочмаклы хатлар ясарга, язарга өйрәтәчәкбез. Әлеге хатлар музеебызның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган экспозициядә урын алачак, - ди музей хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. 
Алар бүген мәдәният бүлеге белән берлектә парадка чыгып керергә дә өлгерде. Хәзерге минутларда Нократ ярына туктаган теплоходтагы кунакларны тантаналы каршы алу белән шөгыльләнәләр. 12.00 - 14.00 сәгатьләрдә туристлар өчен музейда махсус экскурсия каралган. Аннан соң шәһәрдәшләребез өчен ачык ишекләр көне дәвам итә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X