Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мәскәү парадында – Түбән Сон егете

Кызыл мәйданда узган Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү парадында Түбән Сон авылы егете Нияз Ситдыйков та катнашты.

Нияз кечкенәдән хәрби кеше булырга хыяллана. Түбән Сон мәктәбендә башлангыч сыйныфны тәмамлауга, әти-әнисеннән үзен Казанның Суворов хәрби училищесына алып баруларын сорый.  Анда җиде ел укый. Хәзер Можайский исемендәге Санкт - Петербург  хәрби-космик академиясендә гыйлем эсти. Җиңү парадында катнашу өчен аны юкка гына сайлап алмаганнар.  Ул бик яхшы укый, физик әзерлек отличнигы.  Әтисе – район электр челтәрләренең Колышчы подстанциясе мастеры Рифат Ситдыйков  әйтүенчә, парадка әзерлек, тренировка-репетицияләр апрельдә үк башланган. Тарихи Җиңү парадында катнашу -  бик зур җаваплылык. Курсант егетләр стройда йөрү осталыгын үтә җентекләп өйрәнгәннәр,  кабатлаганнар.

Улларының Кызыл мәйданнан курсантлар строенда узасын  гаиләсе бик дулкынланып көткән. Әниләре – Галия Хәлил кызы Түбән Сон мәктәбендә математика укыта. Гаилә өч малай  үстерә. Олы уллары Динар әле шушы көннәрдә генә Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Төпчекләре Юныс башкалабызның сәләтле балалар өчен җиденче санлы лицей-интернатында укый. Алар телевизордан парадның турыдан-туры трансляциясен бергәләп караганнар.  “Илебез йөрәге - Кызыл мәйдан буйлап  атлаган йөзләгән курсантлар арасында, әлбәттә, Ниязыбызны эзләдек. Йөзе чагылып киткән кебек булды. Җиңү парадында катнашкан  улыбыз белән горурлык хисләре кичерәбез.  Мин үзем дә хәрби хезмәтне Мәскәүдә Фрунзе исемендәге элемтәчеләр академиясе составында узган идем,“ – ди Рифат Ситдыйков.

Әйе, Ватанны саклау – чын ир-атлар эше. Якташ егетебезнең Җиңү парадында катнашуы - барлык мамадышлылар  өчен  зур горурлык! Алга таба да зур уңышлар сиңа, Нияз Рифатович!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев