Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Миннерауза Солтанова: "Балалардан да, туганнардан да уңдым"

Бүген бала-чагын, яшьлек елларын еш исенә төшерә ул. Алар бүгенгедәй күз алдында: 1938нче елның 6нчы маенда, Мамадыш төбәгенең Иске Комазан авылында дөньяга килә. Лотфулла абый һәм Мәгафүрә апа гаиләсендә өченче бала. Аңа кадәр ике абыйсы һәм үзеннән соң бер сеңлесе туган. Ләкин аларның өчесе дә кече яшьләрдә авырудан вафат булалар.

Кеше тормышы истәлекле даталардан тора. Аның һәрберсе, тормыш үзе кебек үк, үзенчәлекле, әһәмиятле. Алар арасында зур юбилейлар аерым урынны били. Иске Комазан авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Миннерауза Солтанова да 80 яшь тулган көнен каршы ала.

–Урамда үстем инде мин, дип тә әйтергә була. Әти сугышта, әни иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә. Күршедә бер әби белән бабай тордылар. Шулар тәрбияләде инде мине. Туган булмасалар да, ашаттылар, эчерттеләр. Рәхмәт аларга,– дип искә ала юбиляр. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайткач, тагын дүрт бертуганы дөньяга килә героебызның. –Аларны тәрбияләп, юньләп белем алырга вакыт та калмады. Иң зур үкенечем шул. Укыйсы калган икән,– ди Миннерауза апа.

12-13 яшьләрдән күмәк хуҗалык эшенә йөри башлый. Авылны, терлекләрне яратканга, Миннерауза апаның бөтен хезмәт юлы туган төбәге белән бәйле. Тавык фермасында да эшли, эре маллар да карый, җәнлекчелек тармагына да өлгерә.

Лаеклы ялга чыккач та, героебыз эшчәнлеген туктатмаган. Тик торырга яратмыйм. 60 яшь тулгач, балалар: “Булды, әни, җитәр. Бүтән йөрмисең!“– дип әйткәч кенә туктадым“,– ди ул.

Юбиляр 28 яшендә авылдашы Миргазиз абыйга тормышка чыга. Ике ул һәм бер кыз алып кайталар. Балаларның өчесе дә хәзерге вакытта гаиләләре белән Мамадыш шәһәрендә гомер кичерә, әниләре янына даими рәвештә кунакка кайтып йөриләр. Олы улы эретеп ябыштыручы булып эшли, кечесе–төзелеш өлкәсендә, кызы Гөлназ белгечлеге буенча укытучы һөнәрен үзләштергән. Мөгаллимлек һөнәренә 15 елын багышлаган. Хәзерге вакытта сәүдә системасында хезмәт куя. Әниебез ягыннан барлык туганнар белән дә бер гаилә кебек яшибез. Аллага шөкер. Бер-берләре өчен үлеп торалар, дип әйтәләр бит әле. Нәкъ менә безнең хакта бу сүзләр. Борчуларны бергә җиңәбез, шатлыкларны бергә уртаклашабыз. Алга таба да туганлык җепләрен өзмичә сакларга язсын иде,– ди Гөлназ да. Бүгенге көндә Миннерауза апаның 6 оныгы бар.

–Балаларым, киленнәрем, киявем һәм оныкларым иң зур горурлыгым минем. Бер эш тә эшләтмиләр. Бәрәңгене дә Мамадышта үз бакчаларында үстереп алып кайтып бирәләр. Атна саен мунча ягып кертәләр, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Туганнарым да бер дигән. Көнгә ике-өч мәртәбә кереп хәлне белеп торалар, сөт белән каймактан өзмиләр. Күңел өчен булыр дип, яз көне тавыклар алам. Көзен бергәләшеп эшкәртеп тә куялар. Миңа бер авырлык та күрсәтмиләр. Балалардан да, туганнардан да уңдым,– ди язмам герое. 

Миннерауза Лотфулла кызы Солтанованың барлык якыннары аны якынлашып килүче юбилее белән тәбрик итәләр, алга таба да сәламәтлек белән тормышларына ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер кичерүен телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев