Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Министр барысын ошатып китте

Бүген Мамадыш районында Татарстан Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров булып китте.

Ул районыбыз иген кырлары белән танышты, “АПК”Азык-төлек программасы” җәмгыятенең Тау Илендәге терлек азыклары мәйданчыгында булды, шуның янында ук җиткерелүче ашлык кабул итү предприятиесе төзелеше белән кызыксынды. Кабат җәмгыятьнең Акмандагы бозаулар һәм Малмышкадагы савым сыерлар комплексына керде. Иген басуларына һәм бөртеккә үстерелүче кукуруз басуларына югары бәя бирде. Җәмгыять генераль директоры Рифат Мотыйгуллин Марат Азатовичны җәмгыятьнең үсеш перспективалары белән таныштырды. Олы кунакны муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов каршы алып озатып йөрде.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы министры Мамадыш