Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

 Марс Юнысов: “Мин эшмәкәрлектә “профан“ түгел

Ничек кенә үрнәк, тырыш буларак телгә алсалар да, дөресен аңларга кирәк, аның да яшәү, башлаган эшен дәвам итү өчен көрәшеп яткан көне. Дөрес, ул бүген авылда яшәми. Ләкин туган төбәге Көмешкүлдә фермерлык хуҗалыгын бетерү турында уйламый да. Үзе әйтмешли, тәне Мамадышта булса да, күңеле белән авылда ул. Сүзем - Марс...

Ничек кенә үрнәк, тырыш буларак телгә алсалар да, дөресен аңларга кирәк, аның да яшәү, башлаган эшен дәвам итү өчен көрәшеп яткан көне. Дөрес, ул бүген авылда яшәми. Ләкин туган төбәге Көмешкүлдә фермерлык хуҗалыгын бетерү турында уйламый да. Үзе әйтмешли, тәне Мамадышта булса да, күңеле белән авылда ул. Сүзем - Марс Юнысов турында. Без аның белән тормыш фәлсәфәсе, сала проблемалары турында озак кына сөйләштек.

-Сүзне кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен каралган төрле программалардан башлыйк әле.

-Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән дәүләт программаларын иң беренчеләрдән булып "эләктереп" ала. Монда мин хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның алдан күрүчәнлек сәясәтен дөрес алып баруын күрәм. Аның тәкъдиме белән эшләнгән программалар Россия җитәкчелеге тарафыннан да раслана. Бүген "Эш башлау", "Инновацияләр", "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" кебек программалар гамәлдә. Алар безнең районда да уңышлы гына эшләп киләләр. Район башлыгы Анатолий Иванов республикада пәйда булган һәр яңалыкны беренчеләрдән булып кертү өчен тырыша. Шунысы сөенечле, алар райондашларыбыз тарафыннан киң яклау табалар.

-Программалар нигезендә Грантлар алдым да, эшне башладым гына түгелдер?

-Грантларны алып кына аларны эшкә җигеп җибәрүе бер дә җиңел түгел. Иң әүвәл, җитештерү мәйданнарын булдыру, базарны өйрәнү кирәк. Узган ел мин "Үсеш өчен" программасында катнашып, терлекчелек тармагында атчылыкны үстерү ниятендә, 5 миллион сум акча сораган идем. Әмма аның урынына нибары 1,2 миллион гына эләкте. Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме белән, кем 5 миллион сум сораган, андыйлар "Лизинг-грант" программасына кертелделәр. Алынган сумманың 70 процентын - дәүләт, калганын үзебез түләшле аның асылы. Әлеге бәхет миңа да тәтеде. Шул акчага "МТЗ-2121", "МТЗ-82" тракторлары, "СЗ-5,4" чәчкече, "ПТС-4" трактор арбасы, "БДМ-3х4", "ПФ-145" пресс-җыйгычы, тагылмалы ургыч алдым. Ярый әле вакытында сатып алганмын. Кризис башлануга аларның бәяләре кискен сикерде. Шул ук "МТЗ-1221" 1,250 миллион сум торса, бүген аның бәясе 1,9 миллион сум тәшкил итә.

-Марс, хәзер авыл, авыл хуҗалыгы проблемаларына күчик. Ил җитәкчелеге тарафыннан саланы саклап калу өчен зур тырышлык куела.

-Кызганычка каршы, Горбачев әйтмешли, "Процесс пошел",- шул. Җимерелә башлаган йорт урынына да бит, аны нигезенә кадәр сүтмичә, яңасын салып булмый. Бу проблема демократик ил төзибез дип, СССРны таркаткан "демократлар"ның иң беренче көн кадагында булырга тиеш иде. Ничә ел буе авыл үзенең иртәгәсе ни буласын белмичә яшәде. Санкцияләр кертү, инфляцияләр кирәк булды микәнни бу мәсьәләне күтәрер өчен? Яхшымы-начармы дистәләрчә, йөзләрчә кешеләрне эшле иткән "Маяк" колхозындагы - Ишки, Әҗмәк, "Яңалык"тагы - Чия башы белән Сәртек, Ленин хуҗалыгындагы Түбән Шүләңгер, Кумырык, Ылыя, "Искра"ның - Көмешкүл, Алгай һәм башка хуҗалыклардагы күп кенә авылларны алда ни көтә? Моны тәгаен генә әйтеп булмый. Бүгенге программалар аны саклап калуга юнәлдерелгәннәр. Шуңа күрә, зур игътибар саланы бүгенге хәлендә саклап калу, аны "уятып җибәрү", анда яшәүчеләргә үз эшләрен башлап җибәрүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

-Авыл хуҗалыгына инвесторлар керүгә ничек карыйсың?

-Авылларның таркала башлавында узган гасырның 90нчы елларын гаеплибез. 21нче гасырда да Хөкүмәт зур ялгышлык эшләде дип уйлыйм: элеккеге хуҗалыкларны эре инвесторларга биреп. Алар зур терлекчелек комплексларын бер урынга җиткереп, дистәләрчә авыллар халкын эштән мәхрүм иттеләр. Бүген дистәләрчә авыл хуҗалыгы объектлары таралган, ярымҗимерек, таланып беткән.

-Субсидиягә тукталып үтик әле.

-Бирелгән акчаларның зур өлешен эре агросәнәгать предприятиеләре йотып бара. Крестьян-фермер хуҗалыкларына аларның тамчысы гына эләгә, дисәм дә, дөрес булыр. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Мәскәүдән авыл тормышы яхшы күренмидер, күрәсең. Чит илләрдә фермер хуҗалыклары субсидия бәрабәренә яши. Алардагы бер гектар җиргә бирелгән субсидия суммасы белән безнекен чагыштырсаң, адәм көләрлек бит.

-Бүген авылларда яшьләрне калдыру өчен нинди генә омтылышлар ясалмый. Алар чынга ашар микән?

-Кызганычка каршы, бүген яшьләрне, аларның гаиләләрен салада беркетү өчен кабул ителгән программалар авыл хуҗалыгы тармагында калучыларга күбрәк өстенлек бирсен иде. Безнең төбәктә "Яшь гаилә" программасы буенча салынган яңа йортларның зур күпчелегенә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хуҗа.

-Авылда эш булмаганлыктан, күпләр читкә чыгып эшлиләр.

-Әгәр син ялкау түгелсең икән, авылда да яшәргә, үз эшеңне булдырырга мөмкин. Моның өчен районыбызда кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Бөтен ихтыярыңны бер учка тупла да, тәвәккәлләп тотын гына. Төзелеш өчен материалларның бер өлешен алуда проблемалар юк, агач белән дә авыр димәс идем. Читкә чыгып акча эшләүчеләргә килгәндә, безнең төбәктә дә 40тан артык шундый кеше бар. Бит алар гомерләре буе алай йөри алмаячаклар. Араларында менә дигән механизаторлар, шоферлар да җитәрлек.

-Син мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнәсең. Элек-электән табышсыз тармак саналды ул.

-Эшне оештыра белсәң, терлек азыклары өчен җирең булса, азмы-күпме булса да табыш алына. Әмма учлап акча керми, анысы. Бер үгез 8-10 мең сум табыш китерергә мөмкин. Минем 350 гектар җирем бар. Аның күләмен 500 гектарга җиткерергә ниятлим. Чөнки мөгезле эре терлекләрнең баш саны 100гә җитте. атлар да үрчетә башладым. Соңгы вакытта ит-сөткә бәяләрнең күтәрелүен шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларында мал асраучылар хуплап каршы алганнардыр. Нефтьтә йөзгән илдә ягулык-майлау материалларының нигә кыйммәт булуын һаман да аңлап бетереп булмый. Элек бер литр сөтнең бәясе ике литр бензинныкына тора иде. Бүген, киресенчә, бер литр ягулык алыр өчен, 1,5 литр сөт сатарга кирәк.

-Марс, гаиләңә килгән кайгыны барыбыз да яхшы беләбез. Бүген син яши торган йортны торгызу өчен шактый вакыт, чыгымнар кирәк булыр иде.

-Чыннан да, ярты ел эчендә кереп утырдык без монда. Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр аз түгел. Авылда йортым урынында кара күмер өемнәре генә калгач, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иң беренчеләрдән булып ярдәм кулын суздылар. Аларга, йорт салуда булышкан районның барлык оешма җитәкчеләренә, күпсанлы дусларыма, туганнарыма, танышларыма гаиләбез белән чиксез рәхмәтле. Ходай Тәгалә аларга исәнлек бирсен, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын.

-Синең әтиең Мидхәт абый, әниең Миңнебанат гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куйганнар. Син нигәдер язмышыңны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булгансың.

-Мин дә күпмедер дәрәҗәдә сатучы ич. Аерма шунда гына, үзем җитештергән продукцияне сатам. Әгәр аңа сорау бар, ярминкәгә алып килгән ит түшкәләрең сатып алучыларын таба икән, моннан да рәхәте юк.

Алга киткән илләрдә эшмәкәр махсус курслар узмый һәм имтиханнар тапшыра алмый икән, ул Грант та ала алмый. Безнең эштә маркетинг сәясәтен дә, логистика мәсьәләләрен дә, кадрлар әзерләү нечкәлекләрен дә белү комачау итмәс иде. Дөрес, мин үземне бу өлкәдә профан дип уйламас идем. Күпмедер дәрәҗәдә тупланган тәҗрибәм бар.

-Әңгәмә өчен рәхмәт. Әңгәмәдәш - Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250